Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House 2011-не өмет елы дип йомгаклады


АКШта урнашкан халыкара кеше хокукларын күзәтү оешмасы Freedom House дөнья илләрендәге иреклек дәрәҗәсен бәяләүче еллык хисабын чыгарды. Анда гарәп илләрендәге былтыргы халык күтәрелешенең башка илләрдә рәхимсез хакимиятләр кулы астында яшәүче кешеләрне иреклеккә рухландыруы әйтелә. Русиядә халыкның декабрь аендагы сайлау гаделсезлекләренә ризасызлык дулкыны булып күтәрелүе бер генә авторитар хакимиятнең дә, нинди генә хәйләкәр ысуллар куллануына карамастан, халыкның иреклек таләп итүенә киртә куя алмаячагын күрсәтә диелә хисапта.

2011 елда гарәп дөньясын биләп алган халык күтәрелеше коммунизм җимерелүдән бирле авторитар хакимиятләргә карата иң зур орым булды һәм дөньяның төрле урыннарында рәхимсез хакимиятләр кулы астында яшәүче халыкларга өмет чаткылары бирде.

Freedom House-ның пәнҗешәмбе чыгарган еллык хисабының төп фикере менә шул.

Хисапны әзерләгән төркем җитәкчесенең урынбасары Арк Паддингтон Туниста башланып Мисырга күчкән һәм башка гарәп илләренә таралган, Гарәп язы дип исемләнгән күтәрелеш демократиянең хәтта иң репрессив илләрдә дә мөмкин нәрсә булуын күрсәтте диде.

Арк Паддингтон
Арк Паддингтон
“Дөньяның бер төбәгендә – 70нче, 80нче, 90нчы елларда башка урыннардагы демократия дулкыны кагылмаган Якын Көнчыгышта хәзер демократия өчен мөмкинлекләр ачылды. Халык элекке башбаштак хакимият ысулларына түзеп торырга теләми. Шуңа күрә без 2011 елны төшенкелеккә бирелү түгел, ә өмет елы итеп күрәбез”, диде Паддингтон.

Freedom House мондый “Дөньяда иреклек”не бәяләү хисапларын 1972 елдан бирле ел саен әзерләп килә. Анда 195 бәйсез илдә һәм 14 территориядә яшәүче кешеләрнең үз сәяси һәм сивиль иреклекләрен файдалана алу мөмкинлекләре бәяләнә. Бу илләр һәм территорияләр төп демократик күрсәткечләрне бәяләү нигезендә ирекле, өлешчә ирекле һәм ирексез дип аталучы өч төркемгә бүленгән.

Былтыргы исемлектә 2010 елдагы кебек үк иреклеләр төркеменә 87 ил кергән. Алар дөнья халкының 45 процентын тәшкил итә.

Әмма шул ук вакытта, инде алты ел рәттән иреклек дәрәҗәсе кими баручы илләр саны иреклек дәрәҗәсе артучы илләрдән күбрәк булып килә. Былтыр 26 илдә иреклек кимегән, 12сендә генә арткан.

Тунис, Мисыр, Либиядә иреклеккә таба зур адымнар ясалганда, зур чигенешләргә дучар илләр булуы дә әйтелә. Андыйлар арасында Бәһрәйн, Иран, Лүбнән (Ливан), Согуд Гарәбстаны, Сүрия һәм Берләшкән гарәп әмирлекләре атала.

Сүрия һәм Согуд Гарәбстаны Гарәп язына иң кырыс чаралар белән җавап бирүчеләр буларак тәнкыйтьләнә. Алар болай да түбән дәрәҗәдән иң соңгы урыннарга күчерелгән.

Русиядә дәүләт карамагындагы киңкүләм мәгълүмат чараларының халыкка гарәп протестлары нәтиҗәсендә хаос һәм тотрыксызлык киләчәк дип шом таратуы, Русиядә сәяси реформалар үткәрү таләпләре дә шуңа охшаш коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк дип куркытулары бу хисапта шулай ук игътибардан читтә калмаган.

“Декабрь аенда зур җитешсезлекләр белән үткән парламент сайлавыннан соң Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә кабынып киткән протестлар бер генә авторитар җитәкчелекнең дә, нинди генә катлаулы хәйләкәр ысуллар куллануына карамастан, халыкның үзгәрешләр таләп итүен булдырмый кала алмаячагын күрсәтте. Зур демонстрацияләр кабынып китүгә күпләп ялган тавышлар өстәүне һәм һәм сайлаудагы башка төр хәрәмләшүләрне күрсәтүче видеоларның YouTube-та киң таралуы сәбәп булды. Шул ук вакытта бу протест җыеннары премьер-министр Владимир Путин белән президент Дмитрий Медведевның 2012 елда урыннарын гына алмашып хакимияттә калу турында үзара килешүенә карата ризасызлыкны да күрсәтте”, диелә хисапта.

Әлеге ике җитәкче “Русиянең коррупциячел, торгынлыктан чыга алмаучы, җавапсызлык хөкем сөргән хакимият системын реформалау турында күптәнге вәгъдәләрен үтәмәүдә” гаепләнә.

Путинның өченче һәм бәлки хәтта дүртенче мөддәткә президент кәнәфиенә кайту нияте гади русиялеләрне моңарчы күрелмәгән демонстрацияләргә чыгарды диелә.

Шул ук вакытта Русиянең ялгыз булмавы, “гомерлек президент” идеясенең хәзер башка элекке совет республикаларында да ныгый баруы бу хисапта кызганыч күренеш буларак бәяләнә.

Русия бу хисапта ирексезләр төркеменә керә. "1" иң югары "7" иң түбән бәя булганда, Русиядәге сәяси хокуклар "6", сивиль иреклекләр "5" саны белән бәяләнгән.
XS
SM
MD
LG