Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Казанда нәшер ителүче “Pro Город-Казань” газетасы 18 гыйнварда “Сююмбике не была татаркой” (“Сөембикә татар булмаган”) дигән исем белән бер мәкалә бастырды. Әлегә бу материал газетаның сайтында гына дөнья күрде. 280 мең тираж белән чыгучы шушы мәгълүмат чарасы мәкаләне басма вариантта 21 гыйнвар, шимбә көнне чыгарырга җыена.


18 гыйнварда газета редакциясендә Казан тарихына багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырышта яңгыраган фикерләрне ProKazan.ru порталы ("Pro Город-Казань" газетасының интернеттагы версиясе) үзенең сәхифәсенә урнаштырды.

Бу "түгәрәк өстәл"дә Казан тарихына битараф булмаучылар җәмгыяте рәисе Василий Ордынский, Идел буе төбәге милли һәм дини тикшерүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов, Казан тарихы белгече Абдулла Дубин һәм тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников катнашты.

"Түгәрәк өстәл"дә Казан һәм татарлар тарихына кагылышлы төрле һәм шактый каршылыклы фикерләр яңгырады. Әйтик, “Казан” атамасының килеп чыгуы турында берничә версия бәян ителде. Гомумән алганда, бу утырышка Казанның татарлыгын, аның татар үзаңында алып торган мөһим урынын какшатырга теләүчеләр җыелган иде дигән хис калды. Бер Абдулла Дубин гына "Азатлык"ка үзенең нинди кешеләр янына килүен аңламый калуын әйте.

Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы

Мисал өчен, Василий Ордынский Сөембикә манарасының бернинди дә татар корылмасы булмавын, аның руслар тарафыннан XVII гасырның икенче яртысында гына салынганын яклап чыкты. Рәис Сөләйманов исә, “Манарада ярымайның урнаштырылуы дөрес түгел. Манараның дингә бернинди катнашы юк. Инкыйлабка кадәр манарада ике башлы каракош утырганы мәгълүм. Совет елларында Сөембикә манарасында бернинди символ да булмаган”, дигән фикерен алга сөрде.

Александр Овчинников гомумән Казанның меңъеллыгын шик астына куйды. Аның фикеренчә, Казан турында беренче мәгълүмат тарихи чыганакларда 1177 елда гына очрый. “Тикшерүчеләр, ул язма да әле соңрак язылгандыр дигән фикердә тора”, диде. Ул телгә алган чыганакның урысныкы булуы, ә аларга исә җитди тарихчыларның бик ышанып бетмәве, урыс елъязмаларының еш кына идеологик уйдырмаларга нигезләнүен, ә Казанның меңъеллыгы башка дәлилләр белән раслануын Овчинников искә алып тормады.

Нәтиҗәдә шушы "түгәрәк өстәл"гә багышланган язма сәхифәдә “Сөембикә татар булмаган” дигән исем белән дөнья күрде. Бу – үзен ислам белгече дип атаган Рәис Сөләйманов сүзләре. “Явыз Иван – үзе яртылаш татар. Аның әнисе Елена Глинскаяның карт бабасы чыгышы белән Алтын Урдадан булган. Ул Мәскәү кенәзләре ягына күчеп чукынган. Сөембикә-ханбикә, киресенчә, татар түгел – ул Йосыф бәйнең кызы, нугай патшабикәсе булган”, диде Сөләйманов.

Александр Овчинников аның сүзләренә каршы чыгып, “Явыз Иван белән Сөембикәнең милләтләре турында сүз йөртү гомумән дөрес түгел, чөнки аерым этник төркем буларак милләтләр XIX гасырда гына оеша башлый”, диде.

Әлеге материал социаль челтәрләрдә татар яшьләре арасында зур ризасызлык тудырды. Алар үз фикерләрен турыдан-туры басманың үз сәхифәсенә дә юллады.

Нәтиҗәдә Prokazan.ru сайтында чыккан материалның исеме 19 гыйнварда үзгәртелеп куйды. Хәзер ул “Казанские эксперты: “В войске Ивана Грозного были татары” (“Казан белгечләре: “Явыз Иван гаскәрендә татарлар булган”) дип атала.

Газета мөхәррирләренең берсе (ә басмада төрле юнәлеш өчен төрле мөхәррирләр җавап бирә) Евгения Малыгина “Азатлык” хәбәрчесенә биргән интервьюсында, "материалга дәгъва белдереп редакциягә күп кешенең шалтыратуы нәтиҗәсендә язманың баш исемен үзгәртергә карар кылдык", дип аңлатты. “Без әлеге "түгәрәк өстәл"нең шактый берьяклы килеп чыкканын аңладык. Киләчәктә башка фикердә торучы тарихчыларны чакырып бүтән "түгәрәк өстәл" үткәрергә ниятлибез”, диде Малыгина.

“Ә ни өчен Татарстан башкаласында нәшер ителүче газетада татар халкының каһарманы һәм иң сөекле образларыннан берсе булган Сөембикәне татар түгел дип язып чыктыгыз соң?” дигән сорауга Малыгина җавап бирмичә саубуллашты да сөйләшүне өзде.

Берничә минуттан "түгәрәк өстәл"не оештырган журналист Иван Скрябин, “Азатлык” хәбәрчесе белән үзе элемтәгә кереп, килеп туган вазгыятьне аңлатырга тырышты.

“Беләсезме, без үзебезнең нинди хата кылганыбызны аңладык. Шуңа күрә баш исемне үзгәртергә булдык. Без ул теманы гомумән күтәрергә тиеш түгел идек, чөнки кайбер әйберләргә бөтенләй кагылмасаң, хәерлерәк”, диде Скрябин.

– Сез “Сөембикә манарасында ярымай булырга тиеш түгел” дигән фикердә торучы кешенең позициясен җиткерәсез. Ә ни өчен алайса каршы як фикерен дә бәян итмәдегез?

– Бу безнең хатабыз.

– Язма әлегә сайтыгызда гына дөнья күрде. Басма рәвештә ул чыгачакмы?

– Әйе, без аны кыскартып, бәхәс китереп чыгарган өлешләрен кисеп, шимбә көнне газетабызда бастырачакбыз.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашкан Абдулла Дубин “Азатлык” хәбәрчесенә материалны әлегә күрмәгәнен җиткерде. “Ничек инде алар “Сөембикә татар булмаган” дип яза алганнар? Бу бит ут белән уйнау! Ул Рәис Сөләйманов дигән яшь егетне гомумән беренче тапкыр күрүем иде. Тарихчы икән. Ә модератор егет Иван Скрябин – үзе бик яшь әле. Тарихта сай йөзә. Яшел әле ул”, дип сөйләде Дубин.

Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Руслан Айсин да темага битараф түгел. “Сөембикә – татар милләте өчен изге образ. Сөембикә манарасы исә элек-электән Казанның символы булган һәм ул татар тарихы белән бәйле. 280 мең тираж белән чыгучы газетаның “Сөембикә татар булмаган” һәм “Сөембикә манарасында ярымай булырга тиеш түгел” дип язуы милли хисләр белән уйнауга тиң”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG