Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа җиһаз кешене “сүтеп” карый алачак


Ион-протонлы секвенсер җиһазы
Ион-протонлы секвенсер җиһазы

Кешене бер күрүдә аның нинди авырулары булу ихтималын белеп буламы? Тиздән бу мөмкин булачак. Галимнәр кешенең геномын укый ала торган махсус җайланма уйлап чыгарды.


Ион-протонлы сикуенсер ( Ion Proton Sequencer) дип аталган җиһаз – кешенең DNA (ДНК) тезмәсендәге барлык 3 миллиард билгене тиз арада укый алган беренче җайланма. DNA – һәр тере организмының үзенчәлекләрен һәм функцияләрен билгели торган уникаль генетик мәгълүмат.

Хәзерге вакытта бу җайланма табибларның эшен җиңеләйтү түгел, фәкать тикшеренүләр өчен кулланыла. Ләкин җайланманы ясап чыгарган Life Technologies ширкәте 10 гыйнвардан аны шәхси мәнфәгатьләрдә куллану өчен заказлар кабул итә башлады. DNAны тулысынча уку бәясе – 1000 доллар, вакыты – 1 көн чамасы.

Life Technologies ширкәтенең вице-президенты Мэниш Джейн әйтүенчә, бу элекке җайланмалар белән чагыштырганда күпкә очсызрак. Өстәвенә, элекке җайланмаларда бу эшне башкару өчен атналар уза иде.

АКШның Бэйлор медицина көллиятендә Кеше геномын тикшерү үзәге мөдире Ричард Гиббс – “Берничә ел элек бу эшне 1000 долларга башкару чынга ашмаслык хыял булып күренә иде”. – ди. Экспертлар әйтүенчә, берәр көнне мондый җайланмалар барлык хастаханәләрдә булачак.

Әхлак мәсьәләсе

Ләкин ион-протонлы секвенсерның уңайлы ягыннан тыш, әле әхлакый ягы да бар. Пенсильвания университетының Биоэтика үзәге мөдире Артур Каплан сүзләренчә, кешенең DNA мәгълүматын алу авыр түгел. Ә аны яңадан тикшереп, кеше турында да күп нәрсәне белеп була. Мәсәлән, кияү никахлашу алдыннан кәләшенең сәламәтлеген тикшерим дисә, һәм анда берәр чир булу ихтималын белсә, никахтан баш тартырга да мөмкин.

Шулай да, җиһаз үзенең файдалы булуын дәлилләде. Мәсәлән, узган ел язында аның беренче өлгесе дистәләрчә кешене юк иткән E.Coli бактериясе турында бик мөһим мәсьәләләрне ачыклауда ярдәм итте.
XS
SM
MD
LG