Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанның яңа парламенты спикерны сайлады


Нурлан Нигъмәтуллин
Нурлан Нигъмәтуллин
Казакъстан мәҗлесе, ягъни парламентның түбән пулаты президент кулы астындагы “Нур Отан” фиркасе рәисе Нурлан Нигъмәтуллинны спикер итеп сайлады. Сайлауга башка намзәтләр тәкъдим ителмәде.

Мәҗлеснең беренче утырышында яңа сайланган депутатлар эшләп килүче хакимияткә ышаныч белдерде һәм Кәрим Масимовны хөкүмәт башлыгы вазыйфасында калдырды.

15 гыйнвар көнне үткән сайлау нәтиҗәләренә күрә мәҗлестәге урыннарны өч фирка бүлеште. “Нур Отан” фиркасе 83 урынга, “Ак жол” сигез урынга, Коммунистлар халык фиркасе җиде урынга ия булды.

Европа күзәтүчеләре, Казакъстанда үткән парламентка сайлауны демократик таләпләргә туры килми, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG