Accessibility links

Кайнар хәбәр

4 февральдә Мәскәүдә митинг һәм урам йөреше үткәрү гаризасы бирелде


“Гадел сайлаулар өчен” чарасын оештыру комитеты әгъзалары бүген Русия башкаласы мэриясенә 4 февраль көнне урам йөреше һәм митинг үткәрү турында гариза тапшырды.

Тапшыруда язучы Дмитрий Быков, адвокат Елена Лукъянова, “Теләктәшлек” хәрәкәте лидерларының берсе Сергей Давидис һәм башкалар да бар иде. Журналистлар Сергей Пархоменко һәм “Сул фронт”ның матбугат хезмәте башлыгы Анастасия Удальцова да бу гаризаны әзерләгән.

“Гадел сайлаулар өчен”не оештыручылар урам йөреше Калуга мәйданы, Садовское боҗрасы, Яңа Арбат аша митинг узачак Манеж мәйданына кадәр үтәчәк дип белдерә. Чарада катнашучылар саны 50 мең булачак дип белдерелә.

Мэрия оппозиция белән сөйләшкән вакытта хакимият йөрешнең маршрутын үзгәртергә, йә булмаса чараны 5 февральгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Әмма оештыру комитеты чараның конституциядән КПСС-ның җитәкче булуын күрсәткән 6-нчы маддәне алуны таләп итеп меңнәрчә кеше катнашында үткән митингның 22 ел эллыгына туры килүен таләп итә. Ул вакыйга 1990 елның 4 февралендә булган иде.

Петербурдагы оппозиция үзләрендә 4 февраль көнне митинг үткәрү гаризасын шәһәр мэриясенә тапшырды инде.
XS
SM
MD
LG