Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

"Ватаным Татарстан": Ленин урынына – Лобачевский?


Казан федераль университеты бинасы

Казан федераль университеты бинасы

Казан (Идел буе) федераль университетына Николай Лобачевский исемен бирергә мөмкиннәр. Берәүләр моны университет тарихында зур роль уйнаган галимнең исемен мәң­ге­ләштерү дип кабул ит­сә, икенче­ләре, яңа җитәкчелек шул рәвешле тарихка кереп калырга тели, дип аң­лата. Шунысы кызык, Тү­бән Новгород университеты да Лобачевский исемен йөртә.


Татарстан гына түгел, дәрә­җәсе буенча Идел буе федераль округының да төп уку йортына әверелгән вузга Николай Лобачевский исеме бирелергә мөмкин икәне КФУга баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов килгәч билгеле булды. Ул бу фикерне якларга вәгъдә биргән.

Университеттагылар исә әлеге мәсьәләдә артыгын сөйләргә ашыкмый. “Алдан ук шуны белгертәсебез килә: универ­ситетка Лобачевский исемен бирү фикерен вуз башлыклары түгел, ә бездәге тарих музее җитәкчесе Стелла Писарева җит­керде. Бу аның шәхси тәкъ­диме. Федераль инспектор исә аны яклап чыкты. Ә менә ректор Илшат Гафуровның бу уңай­дан нәрсә уйлавын әйтә ал­мыйбыз. Әлегә кадәр универ­ситетка теге яки бу кешенең исемен бирү мәсьәләсе күтә­релмәгән иде”, – диделәр вузда.

Ә менә җәмәгатьчелек бу мәсьәләдә төрле фикерләр җит­керә. Берәүләр әйтүенчә, университетка Лобачевский исемен биреп вузның яңа җитәкчелеге тарихка кереп калырга ниятли. Ләкин бу фикер белән килешеп бетеп булмый. Чөнки университетта еллар узгач та искә алырлык вакыйгалар болай да күп булды инде. Казан дәүләт университеты хәзер федераль дәрәҗәдәге уку йорты санала. Аның структурасында шау-шу китереп чыгарган үзгә­решләрне дә бик озак искә алачаклар әле. Коммунистлар исә вузга Лобачевский исеме бире­лүне Ленинны оныттыру, тарихны юкка чыгару дип бәяли. Монысы да бә­хәсле. Чөнки Казан университеты исеменнән Ленинны инде ике ел элек үк алдылар. Ә төп бинаның өске өле­шендәге язуларны узган елның ноябрь аенда алмаштырдылар. Дөрес, 1973 елның 23 октябрендә тапшырылган Ленин орденына тимә­деләр. Пролетариат юлбашчысына төп бина каршысында куелган һәйкәл дә үз урынында.

Илнар Хөснуллин
"Ватаным Татарстан"
20.01.2012 №9-10

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG