Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Бөредә “Керәшен салкыннары” сәнгать бәйрәме бара


Башкортстанның Бөре шәһәрендә “Керәшен салкыннары” җыр-моң бәйрәме башланып китте. Быел унсигезенче тапкыр үткәрелүче бу сәнгать бәйгесендә катнашу өчен җәмгысе 300гә якын егет һәм кыз килде.


Популяр музыка-җырлар, биюләр фестивалендә көчләрен сынап карау теләген белдереп, Башкортстан һәвәскәр яшь артистлары белән бергә Татарстаннан да, Чиләбе, Свердловск өлкәләреннән һәм башка шәһәрләрдән байтак аерым сәнгатькәрләр һәм иҗат төркемнәре дә килгән Бөрегә. Сәнгать ярышмасы 21 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк һәм җиңүчеләрнең Гала-концерты белән тәмамланачак.

Чираттагы җыр-моң фестивалендә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында татар һәм керәшен татарлары җырчылары, иҗат төркемнәре дә байтак.

“Быелгы бәйрәмгә без аеруча җитди әзерләндек, – ди Бөре шәһәре һәм районы хакимияте җитәкчеләре. – Шәһәр мәдәният сараен матур итеп төзекләндердек, анда яңа аппаратуралар урнаштырдык. Кыскасы, яшьләргә үз мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтү өчен бар шартларны булдырырга тырыштык. Шуңа да сәнгать фестиваленең матур үтәчәгенә бернинди шигебез дә юк”.

Бәйгеләр, һәр елдагыча, “Вокал-соло”, “Хореография”, “Төркемнәр” дип аталган өч номинациядә оештырыла. Атнакич “Вокал-соло” номинациясе башкаручылары чыгышлары тыңланды. Анда 58 башкаручы арасында Учалы шәһәреннән Илдар Усманов беренче урынны яулады. Чыгышларга Уфа cәнгать училищесы һәм Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллимнәре катнашлыгындагы махсус жюри бәя бирә. Сәнгать бәйгесен карарга тамашачыларның да күп йөрүе бәйрәм рухын арттыра, диләр аны оештыручылар.

Җомга көнне “Керәшен салкыннарында” биючеләр һәм музыкаль төркемнәр көч сынаша. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр каралган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG