Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Русия сайлау комиссиясе өч кешене президентлыкка намзәт итеп теркәмәде


Русия үзәк сайлау комиссиясе президент булырга теләгән өч кешене, ике миллион имза җыя алмаганга, намзәт итеп теркәүдән баш тартты.

Алар – Владивосток шәһәренең элекке мэры Виктор Черепков, Оренбурдан җәмәгать эшлеклесе Ринат Хәмиев һәм теркәлмәгән “Воля” фиркасе лидеры Светлана Пеунова.

Сайлау комиссиясе Григорий Явлинский, Михаил Прохоров һәм Дмитрий Мезенцев тапшырган имзаларның дөреслеген тикшерә.

Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Сергей Миронов президентлыкка намзәт итеп теркәлгән иде.

Намзәтләрнең тулы исемлеге 29 гыйнварда билгеле булачак.

Ринат Хәмиев алдан ук бәйгегә чыгар алдыннан булган ике миллион имза җыю, бик авыр булачак, дип белдергән иде. Ул бу эшнең Яңа елдан соң 10 көнлек ялга туры килүен хакимиятләрнең алдан ук уйлап куйган гамәлләре буларак бәяләде.

Хәмиев радиобызга биргән әңгәмәдә президент була калсам, Русиядә бөтен өлкәләрдә дә максималь ирек булдыруга ирешер идем, дигән иде.

XS
SM
MD
LG