Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда түләүсез татар теле курслары ачыла


КФУның филология һәм сәнгать институты
КФУның филология һәм сәнгать институты

Казан федераль университеты Казан халкын татар теле үзләштерергә чакыра. Бушлай курслар февральдә башланып, өч ай дәвам итәчәк. Әлегә ике төркем җыялар.


Курсларны үткәрергә Татарстан Министрлар кабинеты тәкъдим иткән икән. Ул хакта “Азатлык” хәбәрчесенә КФУның филология һәм сәнгать институты карьера үсеше һәм халыкара сертификатлаштыру үзәге җитәкчесе Рөстәм Миңнәхмәтов хәбәр итте.

“Баксаң, татар телен өйрәнергә теләүчеләр Казанда әз түгел икән. Аларның мөрәҗәгатьләрен истә тотып, Министрлар кабинетыннан бушлай курслар оештырырга дигән күрсәтмә алдык. Менә 2 февральдә тәүге җыелыш үткәрәбез”, диде Миңнәхмәтов.

Әлегә татар теле дәресләренә 10 кеше язылган.

Курсларга язылучыларны ике төркемгә бүләчәкләр: башлангыч һәм дәвам итүчеләргә. Һәрбер төркемдә 15әр кеше укыячак. Дәресләр атнага ике тапкыр кичке алтыдан соң уздырылачак.

“Филология һәм сәнгать институтының телләр өйрәтү өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәсе һәм укыту өчен бөтен шартлары да бар. Бездә югары квалификацияле белгечләр эшли. Лингафон кабинетлар, заманча әсбаплардан файдаланабыз. Татарча өйрәнергә теләгән кеше, һичшиксез, дәүләт телен үзләштерә алачак”, дип сөйләде Рөстәм Миңнәхмәтов.

Курслар Татарстан урамы, 2нче йортта урнашкан филология һәм сәнгать институты бинасында узачак. Дәресләргә язылырга теләүчеләр өчен телефон – (843) 293-94-52.

Әйтергә кирәк, Татарстан башкаласында татар телен түләүле нигездә дә өйрәнергә мөмкин. Шәһәрдә эшләп килүче берничә тәрҗемә һәм тел үзәге чит телләр белән беррәттән, татар теленә дә өйрәтү мөмкинлеген тәкъдим итә. Өч айлык курсларның бәясе 7 мең сумнан башлана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, андый курсларга күбесенчә Татарстанга Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән күченеп килгән яшь татарлар йөри. Шулай ук, дәресләргә йөрүчеләр арасында татар егетләренә кияүгә чыккан яки чыгарга җыенган рус кызлары да бар икән. Ул хакта “Азатлык” хәбәрчесенә “Comfest” уку-укыту үзәгендә хәбәр иттеләр.
XS
SM
MD
LG