Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәүгә – миллионлап, мәчеткә тиене дә юк


Мәскәү мэриясе Грециядә Афондагы урыс чиркәвен торгызу фондына быел 150 миллион сум бүләчәк. Шул ук вакытта ул мәчетләргә бер тиен дә акча бирми.

Мәскәү мэры Сергей Собянин Афондагы Изге Пантелеимон урыс чиркәвен торгызу һәм саклау халыкара фондын булдыру турында карарга кул куйды. Әлеге фондны көз көнне Русия президенты Дмитрий Медведев булдырырга тәкъдим иткән иде. Мэрия моның өчен 2012 елны 150 миллион сум акча кертәчәк. Шул ук вакытта Мәскәүдә мәчетләр җитмәү сәбәпле, меңнәрчә мөселманнар гаетләрдә бәйрәм намазларын урамнарда укырга мәҗбүр, гыйбадәт йортларын төзекләндерү өчен дә акчаны мөселманнар бирә.

Русия мөфтиләр шурасы матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева сүзләренчә, Мәскәүдә мәчетләргә акчалата ярдәм күрсәтелгәне юк.

“Федераль хакимияттән дә, муниципальдән дә бер тиен дә бирелмәде. Без бары оештыру өлкәсендәге ярдәмгә генә өмет итә алабыз. Һичьюгы бюрократик каршылыклар булмауны истә тотабыз. Хәзерге вакытта мондый мәсьәләләр хәл ителгән. Документ эше бик мөһим, чөнки аларга мэрия имза куярга тиеш. Ә төзү эшләре тоткарланмасын өчен алар вакытында куелырга тиеш”, ди ул.

Акчалата ярдәмгә инде бөтенләй өметләнмәгән Русия мөфтиләр шурасы һичьюгы Мәскәүнең ун административ бүлгесендә мәчет өчен җир бирелер дип көтә.

“2010 елның августында инде Текстильщикида җир мәсьәләсе расланган кебек тә иде. Гәрчә бу каралмаган һәм метрога ераграк җир булса да, элек тәкъдим иткәннәре белән чагыштырганда безне канәгатьләндерде. Ләкин җирле халык каршы чыкты. Бу мәсьәлә ачык калды, башка урыннарны безгә тәкъдим итмәделәр. Ләкин без мөрәҗәгатьләр бирдек һәм һәр административ бүлгедә зур булмаган мәчет төзелеше өчен җир алырбыз дип өметләнәбез”, ди Газиева.

Мэрларны билгеләп кую мөселманнарга зыян

Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйззәтуллин заманында Тәүбә тавындагы мәчеткә җирне нәкъ Мәскәү мэриясе биргәнне искә төшерә.

“Мэр Юрий Лужков барлык кәгазьләрне раслады. Төзелешкә мөселманнар үзләре, Татарстан, Казакъстан республикалары акчалар бирде. Татарстанның бу бюджеттан тыш акчалары иде. Мәскәү мэриясенең җир бирүе һәм күзәтеп баруы зур ярдәм булды”, ди ул.

Аның сүзләренчә, хакимияттән акча бүленсен өчен беренче чиратта бу мәчетләр федераль объект исемлегенә керергә тиеш икән. Анда хәзер Дагыстанда Дербентагы тарихи мәчете һәм Касыймдагы “Хан” мәчете кергән дип фаразлана.

“Алар ул исемлекне безгә бирмиләр бит. Бер ун ел элек микән, көчәнә-көчәнә көрәшеп бер миллион рубльга якын акчаны "Хан" мәчетен төзекләндерү өчен күчерттек. Ике ел элек чиркәүләрне төзекләндерү өчен федераль бюджеттан 100 миллион доллар бүленә, Русия мәчетләренә 50 миллион рубль. Бу Дербенттагы мәчетнең биш ташына гына җитә”, ди ул.

Гыйззәтуллин мәчетләргә акча каралмау төбәк җитәкчеләрен сайлау түгел, ә билгеләп куюга да бәйле булуын әйтә.

“Сайлау булса, безнең тавыш кирәк булыр иде. Бәлкем хәзер вазгыять алмашыр”, диде ул Русия президенты Дмитрий Медведевның губернаторларны сайлау канун өлгесен истә тотып.
XS
SM
MD
LG