Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин милләтләр турында үз сүзен әйтәчәк


Владимир Путин
Владимир Путин

Президент вазифасына кире кайтырга җыенучы Владимир Путин Русиядә милләтара мөнәсәбәтләр турында мәкалә яза.

Русия президенты вазифасына кире кайтырга җыенучы премьер-министр Владимир Путин киләсе атнада милләтара мөнәсәбәтләр турында үз сүзен әйтер дип көтелә.

Бу турыда җомга көнне аның матбугат вәкиле Дмитрий Песков белдерде.

“Киләсе атнада безгә чираттагы мәкаләне көтәргә кирәк. Күптән түгел аның Русия федерациясендә яшәүче төрле халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланачагы мәгълүм булды. Путин милләтара мөнәсәбәтләрне чын федератив дәүләт буларак Русия өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип саный”, диде Песков.

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков
Песков әйтүенчә, Путинның сайлау алды програмы шушы язмага нигезләнеп әзерләнергә мөмкин.

16 гыйнварда “Известия” газетында Путинның “Русия туплана – бездән җавап көтүче кыенлыклар” исемле мәкаләсе басылып чыккан иде. Песков әйтүенчә, бу мәкалә Путинның йөз бит чамасы булыр дип көтелгән зур күләмле сайлау алды програмына кереш буларак язылган.

Атнакич Петербурда футбол җанатарлары белән очрашуда Путин тиздән милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган мәкалә чыгарачагын игълан иткән иде.

Нәкъ менә футбол җанатарлары үтә милләтчеләр белән бергә бер ел элек Мәскәүнең Манеж мәйданында урыс булмаганнарга һөҗүм итеп зур җәнҗал чыгарган һәм Русия җитәкчелегендә югары дәрәҗәдә милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган ашыгыч утырышлар үткәрүгә этәргеч биргән иде.

Президент Дмитрий Медведев ул чакта милли сәясәттәге җитешсезлекләрне таныды, әмма Медведев бу проблемга җавап буларак урыс мәдәниятенә игътибарны тагын да арттырырга кирәк диде.

Путин милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә карата үз фикерләрен еш әйтеп килә. Әле бер ай элек кенә Гудерместа бер очрашуда чыгыш ясап ул “Кавказны ашатуны туктатырга!” дигән шигарьләргә җавап биреп, әгәр без Кавказга акча кертмәсәк, андагы яшь егетләр барлык проблемалары белән Русиянең башка шәһәрләренә күпләп күченеп киләчәк, аннан кусаң, бандит төркемнәренә кушылачак һәм егетләр бер-берен үтерә башлаячак, туганнар арасында кан коеш булачак дигән иде.

Шул ук сөйләшүдә премьер-министр әгәр Кавказ республикаларына бәйсезлек бирсәң, сәгате белән түгел, секунды белән Русиянең башка милли республикалары да шуны ук теләячәк, ә бу инде Русиянең бетүен аңлата диде.

Премьер Татарстан белән Башкортстанны атап әйтмәсә дә, узган гасырның туксанынчы елларында нәкъ шушы ике республикада бәйсезлек омтылышлары шактый көчле иде.

Путин хакимияте чорында милли республикаларның, азчылык милләтләрнең хокуклары нык кына чикләнде. Шул ук вакытта ул президент булганда да, хәзерге премьер вазифасында да үзен илдәге азчылык милләтләрне урыс милләтчеләреннән саклаучы буларак күрсәтеп килде.

2005 елда исә Казанның меңъеллыгына багышланган тантанада хәтта үз чыгышының бер өлешен татарча укып ишеттерде.



Үзен интернационалист итеп күрсәтүче премьерның милләтләргә битараф булмавы бу атнада аның Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашудагы чыгышында да чагылды. Оппозиция белән сөйләшүләр мөмкинлеге турында сөйләшкәндә премьер-министр оппозиция вәкиле, язучы Борис Акунинның (Григорий Чхартишвили) грузин булуына басым ясады.

Акунин Путинның милләткә басым ясавына үпкәләмәвен белдерде, әмма әгәр дә аның өчен кешенең милләте мөһим икән “бу аның нинди кеше һәм нинди сәясәтче булуын күрсәтә”, диде.
XS
SM
MD
LG