Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:50

Кырым автономиясе көнендә хөкүмәт бүләкләр тапшыра. Автономия кырымтатарларның хокукларын якламый.

21 ел элек 20 гыйнвар көнне Кырымда референдум үткәрелеп автономия оешты. Ул елларда Кырымга кайта башлаган кырымтатарлары аңлы рәвештә бу референдумда катнашмады. Әмма рус телле күпчелек бу территориаль автономияне барлыкка китереп кырымтатарларның 1944 елда юк ителгән милли-территориаль автономиясен торгызу ихтималын юкка чыгарды.

Бүгенге көндә бу автономия кырымтатарларның милли хокукларын танымаган, бер җитди мәсьәләне дә хәл итә алмаган бер автономия булып кала. Бөтен мәсьәләләр Киевта хәл ителә.

Икътисади мәсьәләләргә килгәндә, Кырымда җыелган 6 миллиардтан артык салымнардан Кырым бюджетына тик 3 миллиард калдырыла, диде Кырым коммунистлары башлыгы Леонид Грач.

“Узган елда 6.8 миллиардлык салым җыелган. Яңа 2012 елның бюджеты – 3.4 миллиард. Тагын өч миллиард кайда?” диде Грач.

Бөтендөнья кырымтатар конргессы рәисе Рефат Чубаров исә автономия статусы үзгәрәчәгенә өмет белдерде.

“Кырымтатар халкының, башка милләтләр кебек үк үзбилгеләнү хокукы бар. Кырымтатарларның ватаны ул Кырым. Алар үзләренең бу хокукын монда гына яклый ала. Аларның башка бер ватаны, башка илләре юк. Шуңа күрә алар бу автономиянең статусы һичшиксез үзгәртелергә тиеш”, диде Чубаров.

1991 елда референдум юлы белән барлыкка килгән автономиянең үз конституциясе, байрагы һәм гимны булса да, аның хокуклары чикле. Ул Киев сүзеннән чыга алмый.

20 гыйнвар көнендә исә җирле Рада (парламент) һәм хөкүмәт кенә бәйрәм итеп кешеләргә орден-медальләр, мактаулы кәгазьләр өләшә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG