Accessibility links

Сүриянең төньягында бәрелешләр дәвам итә


Сүриянең төньягында илнең хәрби көчләре белән оппозиция ягына күчкән гаскәрләр арасында каты бәрелешләр дәвам итә. Әл-Җәзирә телевидениесе хәбәр итүенчә, бәрелешләр Сүриянең Төркия белән чик буенда бара.

Бүген Сүриянең Идлиб вилаятендә шартлаула 11 кеше һәлак булды. Алар барысы да шартлау вакытында автобуста барган тоткыннар, дип хәбәр ителә. Берничә сакчы яраланган. Лондонда урнашкан Сүриядә кеше хокукларын күзәтүчеләр белдерүендә, һәлак булганнарның барысы да Бәшәр әл-Әсад режимының сәяси тоткыннары иде, диелгән.

Каһирәдә бүген Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләренең Сүриядәге вазгыять турындагы хисабы тикшерелә.

Сүриядә инде 10 айдан артык хөкүмәт гаскәрләре белән президент Бәшәр әл-Әсадка каршы көчләр арасында бәрелешләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG