Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Коммунистларның ризасызлыгы юл ташламасы белән генә чикләнми



Шимбә көнне Татарстан коммунистлары Казанның Ирек мәйданында пенсиядәгеләр, инвалидлар, ташламага ия булучылар һәм гомумән халыкның тормыш шартларын кайгыртып митинг уздырды.

9 гыйнварда узган митингтан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пенсиядәгеләрнең җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалану хокукын киметкән хөкүмәт карарын гамәлдән чыгарырга кушкан иде.

Хөкүмәтнең бу мәсьәләдә чигенүенә карамастан, ни өчен кабат митинг үткәрергә булдыгыз дигән сорауга Татарстан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов: "Пенсиядәгеләргә ташламаларны кире кайтарып кына проблемнар да чишелми. Дәүләт гади халыкның тормыш проблемнарын ишетеп торсын өчен ай саен ике митинг уздырсаң да таманга килә", диде.

Бүгенге чарада узган елның 4 декабрендә үткән Дума сайлауларындагы канунсызлыкларга ризасызлык белдерелде һәм 4 мартта булачак президент сайлауларында коммунистлар фиркасеннән президентлыкка намзәт Геннадий Зюгановка хуплау күрсәтү соралды.

“Киенергә, ашарга һәм даруга акча җитми, тагын берничә айдан тарифлар арта. 20 елда беренче тапкыр Татарстан җитәкчелеге безне ишетте, ул карарны гамәлдән чыгарырга көче җитте. Моның өчен халыкның урамга чыгуы кирәк булды. Димәк чыгарга кирәк, бердәмлектә көч бар”, диде Миргалимов Азатлык радиосына.

Татарстан коммунистлары 88 ел элек вафат булган юлбашчыларын бер минутлык тынлык белән искә алып, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле алдына канәфер чәчәкләре салды.

Һава торышы -15 дәрәҗә салкын һәм җилле булуга карамастан Ирек мәйданына бу юлы да меңгә якын кеше җыелды.

XS
SM
MD
LG