Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватиядә Европа Берлегенә керү турында референдум үтә


Бүген Хорватиядә 2013 елда Европа Берлегенә керү турында референдум үтә. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, берлеккә керүне халыкның күпчелеге хуплый.

Шимбә көнне башкала Загребта милләтче хәрәкәтләрнең бер меңләп тарафдары Европа Берлегенә каршы урам җыены оештырды. Полиция белән бәрелешләрдә берничә кеше яраланды, өч кеше кулга алынды.

Узган ел Хорватия 2013 елның июль аенда берлеккә керү турында килешүгә кул куйган иде.
XS
SM
MD
LG