Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә оппозиция хакимиятне Алла Джиоевага тапшыруны таләп итә


Алла Джиоева
Алла Джиоева
Шимбә көнне Цхинвалда оппозициянең 150ләп тарафдары хакимиятне үзләренең юлбашчылары Алла Джиоевага тапшыруны таләп итеп урам җыены уздырды.

Ноябрь аенда узган президент сайлавында Джиоева күпчелек тавышны алды, әмма соңыннан мәхкәмә ул нәтиҗәләрне гамәлдән чыгарды.

Президент вазифасын үтәүче Вадим Бровцевка мөрәҗәгатьтә, пикетчылар 25 мартта яңа сайлау уздыруны канунсыз дип саный һәм хакимиятне Алла Джиоевага тапшыруны таләп итә, диелгән.

Джиоева үзе Бровцевтан җавапны дүшәмбегә кадәр көтүен, аннан соң үзенең инаугурация көнен билгелиячәген белдерде. Джиоева ноябрь сайлавы нәтиҗәләрен тануны таләп итә.

Хакимиятләрнең яңа сайлауда катнашу мөмкинлеге бирелеп каршылык чараларын туктату турындагы тәкъдимен Джиоева кире какты.
XS
SM
MD
LG