Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Халыкара кеше хокукларын яклаучы оешма Русиядәге Дума сайлавын һәм Путинның президентлыкка кайтуын тәнкыйтьли.

Кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch оешмасы дөньяда кеше хокуклары торышы турында еллык хисабын чыгарды.

Хисапның Русиягә багышланган өлеше премьер-министр Владимир Путинның сентябрь аенда 2012 елгы президент сайлауда катнашачагын игълан итүе нәтиҗәләреннән башланып китә. Бу белдерү күп кенә күзәтүчеләрдә аның тагын президент булып сайланачагы инде хәл ителгән дигән тәэсир калдырды һәм кирәкле сәяси реформалар мөмкинлегенә күләгә төшерде, диелә.

Анда шулай ук хакимиятнең яңа фиркаләрне теркәүдән баш тартуына, аларга дума сайлавында катнашу мөмкинлеге бирмәвенә аеруча зур борчылу белдерелә. Хакимият яклы фиркаләргә исә киңкүләм мәгълүмат чараларында башкалардан күбрәк урын бирелүе, моның гадел сайлау үткәрүгә тагын бер киртә булуы әйтелә.


Шулай ук ел тәмамланганда декабрь аенда хакимият ризасызлык митинглары үткәрүне тыймаса да, калган 11 айда протест чараларының көч белән таратылуы, ризасызлык белдерүчеләрнең тоткарлануы хөкем ителә.

2011 елга йомгак ясаучы хисапта 90-нан артык илдәге кеше хокуклары торышы бәяләнә. Ул җирле хокук яклау оешмалары белән хезмәттәшлектә күпсанлы тикшеренүләр нәтиҗәсендә әзерләнгән.

Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада булган, “Гарәп язы” дип исемләнгән халык күтәрелешенә хисапта төп урын бирелә. Халыкара җәмәгатьчелекнең мондый вакыйгаларда кан коюны туктату өчен чаралар күрергә тиешлеге әйтелә.

Сүриядә демократик үзгәрешләр таләп итүче халыкка каршы корал һәм азаплаулар кулланучы хакимиятне Русиянең әле дә яклап килүе исә хата буларак бәяләнә.

Human Rights Watch шулай ук кеше хокукларын яклаучыларга, бигрәк тә Төньяк Кавказда эшләүчеләренә һөҗүмнәрнең күп булуына зарлана.

Төньяк Кавказда кеше хокукларын яклаучы Наталья Эстемирова, Зарема Сайдулаева һәм Алик Джабраиловны үтерүчеләрнең җавапка тартылмавы, кеше хокукларын яклаучыларга һөҗүмнәрнең тиешенчә тикшерелмәве җәмгыятькә бик начар тәэсир итә диелә.

Быелгы хисапта Сочи Олимпиадасына әзерлек барышында канунсыз рәвештә кешеләрнең милке тартып алыну һәм аларның башка урыннарга күчерелүе дә урын алган.

Хакимиятләрнең милләтара нәфрәт нигезендә һөҗүм итүчеләрне былтыр күбрәк җавапка тартуы уңай күренеш буларак аталу белән бергә агрессив расизм һәм ксенофобиянең арта баруы әйтелә.

XS
SM
MD
LG