Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

Европа Берлеге Ираннан нефть алуны туктата


Европа берлеге Иранның атом программасын финанслауны өзү максатыннан Ираннан нефть алуны туктату турында карар кабул итте. Бу хакта Брюссельдә җыелган 27 илнең тышкы эшләр министрлары килеште.

Әлеге яңа санкция Ираннан чи нефть алуны тыя, Иран һәм Европа берлеге илләре арасында нефть турында килешүләрнең 1 июльгә кадәр туктатылуын таләп итә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, мондый бер яклы карарның файдасы булмаячак, дип Европа министрларының бу адымын тәнкыйтьләп чыкты. Иран һәм БМО Иминлек Шурасының даими биш әгъзасе – Русия, Кытай, АКШ, Британия һәм Франция арасындагы сөйләшүләрнең инде бер елдан артык яңартылганы юк.

Бүгенге көндә Иран үз нефтенең 20% Европага сата. Аны алучылар арасында Греция, Испания һәм Италия бар.

XS
SM
MD
LG