Accessibility links

Югары Ослан районының элекке башлыгы Тимофеев 300 миллионлык җәзага хөкем ителде


Татарстанның югары мәхкәмәсе Югары Ослан районының элекке башлыгы Александр Тимофеевны 300 миллион сумлык җәзага хөкем итте. Шулай ук мәхкәмә карары нигезендә Тимофеев өч ел дәүләт оешмаларында эшләү хокукыннан мәхрүм ителде.

Тимофеев җирле үзидарә башлыгы буларак зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Мәхкәмә аның беркайчан да хөкем ителмәве, балалары кечкенә һәм ата-аналары олы яшьтә булуын, шулай ук үзенең тикшерүчеләргә ярдәм итүен исәпкә алып әлеге җинаятьтә гаепләнүчегә бирелә торган иң кечкенә җәзаны бирде.
XS
SM
MD
LG