Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Хорватия халкы Европа Берлегенә керүне хуплады


Хорватиядә якшәмбе көнне узган референдумда халыкның 66% Европа Берлегенә керүне хуплап тавыш бирде. Тавыш бирүдә халыкның 47% катнашты.

“Бу тарихыбызның яңа чоры башлануын аңлата. Без үзебез кабул иткән карарлар өчен үзебез җавап тотачакбыз. Уңыш йәки уңышсызлык тулысынча үзебездән тора,” диде премьер-министр Зоран Миланович.

Европа Берлеге хорватларны котлап, бу тавыш бирүне бөтен Балкан төбәге өчен яхшы хәбәр дип бәяләде.

Берлеккә керүне хуплаучылар бу яңа адым белән Хорватиядә 17% җиткән эшсезлекне киметергә өмет итә.

Берләшүгә каршы булучылар исә, кайбер әгъзаләре бурычка баткан берлеккә керүнең Хорватиягә бер файдасы да булмаячак, дип саный.

Хорватия берлеккә керү турында сөйләшүләрне алты ел элек башлаган иде. 2013 елда аның берлекнең 28нче әгъзасы булуы көтелә.

XS
SM
MD
LG