Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның сайлаудагы көндәшләре киметелә


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский

Русия үзәк сайлау комиссиясе Григорий Явлинский һәм Дмитрий Мезенцевны президентлыкка намзәт итеп теркәмәде

Русия үзәк сайлау комиссиясе 4 мартта президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенучы тагын ике кешене ярышка кертүдән баш тартты. «Яблоко» фиркасенә нигез салучы Григорий Явлинский һәм Иркутски губернаторы Дмитрий Мезенцевны намзәт итеп теркәү өчен җыелган имзаларның 5 проценттан артыгы тиешенчә әзерләнмәгән дип аларның мөрәҗәгатьләре кире кагылды.

Мезенцев вәкилләре күптән түгел Мәскәүдәге бер югары уку йортында бикләнеп башка кешеләр исеменнән ялган имзалар ясап утырганда тотылган иде. Аларның бу гамәлләрен сурәтләүче видео интернетта да киң яңгыраш тапты.



Үзәк сайлау комиссиясе имзаларның ун проценты тиешенчә әзерләнмәгән дип аның имзаларын кире борып теркәүдән баш тартты. Шундый җәнҗаллы видеолардан соң да Мезенцевны намзәтлеккә үткәрү халыкның бу сайлауга болай да бик аз булган ышанычын тагын да киметер генә иде.

Явлинский өчен җыелган имзаларның 23 проценты тиешенчә әзерләнмәгән диелсә дә, аның өчен җыелган өстәмә имзалар шактый. Аның имзаларын тикшерү дәвам итәчәк. Бу турыда комиссия сәркатибе Николай Конкин белдерде. Әлеге тикшерү нәтиҗәләрен җәмәгатьчелеккә 26 гыйнварда чыгарырга вәгъдә итәләр.

Явлинский өчен бирелгән күп кенә имзаларның кабул ителмәве төп нөсхә урынына күчермәләр белән эш итү нәтиҗәсе диелә. Канун нигезендә имзаларны тикшерү аларның очраклы бер өлешен тикшерүдән гыйбарәт. Имзалы кәгазь битләренең очраклы рәвештә алынган 20 процентын гына тикшерәләр. Алар арасында тиешенчә җыелмаган имзалар 5 проценттан артса, очраклы рәвештә башка битләрне алып тикшереп карыйлар. Әгәр анда да тиешсез имзалар 5 проценттан артса, намзәт буларак теркәү рөхсәт ителми.

Явлинский үзен намзәт буларак теркәүдән баш тарту карары бары тик сәясәт белән генә бәйле, монда имзаларның да, аларның сыйфатының да, башка берәр нәрсәнең дә бернинди катнашы юк дип исәпләвен әйтте.

Аның әйтүенчә, хакимият Путинның беренче турда ук җиңүенә ирешү өчен һәммә нәрсәгә әзер. Чын көндәшләр күбрәк булган саен, Путинның беренче турда җиңү мөмкинлеге кими. Явлинский башка намзәтләрне бер-береннән әллә ни аерылмаучы шул ук хакимият кешеләре дип атады һәм «хакимият өчен илнең тотрыклылыгына, киләчәгенә караганда хәзерге номенклатураны һәм төркемне саклап калу мөһимрәк» диде.

Явлинский фикеренчә, Русиядә президентлыкка намзәт итеп кемне теркәү, кемне теркәмәү мәсьәләсендә премьер-министр Владимир Путин шәхсән үзе карар итә.

Явлинский Путинга куркынычлы көндәш булмаса да, аны намзәт итеп теркәмәүнең сәбәпләре аңлашыла кебек. Ул инде элекке президент Борис Ельцин чорыннан бирле президент сайлауларында даими катнашып килә һәм үзенең озын-озак чыгышларын гади сайлаучыга бик үк аңлашылмый торган телдә сөйли һәм әллә ни күп тавыш җыя алмый. Әмма Путинның җиңүен теләмәүчеләрнең бер өлеше нәкъ менә Явлинскийга тавыш бирә ала. Хакимият үзен мондый мөмкинлектән саклау өчен алдан ук чаралар күрә дип карарга була. Ә Дума сайлавында иң күпсанлы күзәтүчеләр "Яблоко" вәкилләре булды. Президент сайлавында хәрәмләшүчеләрне тотарга теләүче "Яблоко" вәкилләре исә тагын да күбрәк булыр иде.

«Без йөзләрчә булмаса, дистәләрчә мең күзәтүче китерергә әзер» диде Явлинский

Кайбер күзәтүчеләр хәтта үзәк сайлау комиссиясенең Явлинский имзаларын кабул итмәвен Дума сайлавында күзәтүчеләр китергән кыенлыклар өчен «Яблоко»дан үч алу дип бәяләде.

Дүшәмбе матбугат очрашуында «намзәт буларак катнаша алмасагыз, тавыш бирүдә катнашмаска киңәш итәчәксезме, яки башка берәр намзәткә тавыш бирергә чакырачаксызмы?», дигән сорауны Явлинский бу турыда февраль уртасында корылтай җыеп карар итәчәкбез дип җаваплады.

4 февральдә Русия шәһәрләрендә оппозициянең сайлауларга багышланган зур митинглары көтелә. Аны оештыручыларның бер өлеше митингта Григорий Явлинскийны президентлыкка намзәт итеп теркәү таләбен күтәрергә тәкъдим итә.

Узган чәршәмбе, 18 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенган Оренбур эшмәкәре Ринат Хәмиевны, Владивостокның элекке мэры Виктор Черепковны һәм рәсми теркәлмәгән «Ихтыяр» фиркасе вәкиле Светлана Пеунованы президентлык ярышында катнаштырмаячагын белдергән иде.

Әлегә президентлыкка намзәт булып теркәлүчеләр исемлегендә премьер Владимир Путин, коммунистлар җитәкчесе Геннадий Зюганов, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский, "Гадел Русия" җитәкчесе Сергей Миронов бар. Миллиардер эшмәкәр Михаил Прохоров өчен имзалар тиешенчә җыелган һәм ул да бу атнада намзәт буларак теркәлер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG