Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өченче Бөтенрусия авыл Сабан туе Урта Әләзәндә үтәчәк


Урта Әләзәндәге Сабантуй бәйрәменнән бер күренеш
Урта Әләзәндәге Сабантуй бәйрәменнән бер күренеш

11-13 гыйнвар көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре һәм Бөтенрусия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Пенза өлкәсенә сәфәр кылган. Бу сәфәр барышында вәкиллек Пенза өлкәсе губернаторы белән очрашкан. Очрашуда быелгы Бөтенрусия татар авыллары Сабан туе әлеге өлкәнең Урта Әләзән авылында уздырылачагы карарлаштырган.

Бүгенге көндә Пензада татарлар сан ягыннан икенче урында тора. Бу өлкәдә 54 татар авылы исәпләнә, анда 86 меңнән артык татар яши. Өлкәдәге иң зур татар авылы саналган Урта Әләзән хәтта Русия күләмендә дә иң зур татар авылы исәпләнә. Анда 10 меңнән артык татар яши. Быелгы III Бөтенрусия татар авыллары Сабантуеның да нәкъ менә шушы авылда оештырылырга уйлануы да тикмәгә генә түгел күрәсең.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиллеге составында күптән түгел Пенза өлкәсендә эш сәфәрендә булып кайткан Марс Тукай Азатлык радиосына, вәкиллекнең бу өлкәгә бару максаты, Русия төбәкләрендә яшәүче татарлар тормышы вә Татарстан тышында уздырылучы Сабантуй бәйрәме хакында хакында кызыклы мәгълүматлар бирде.

​Бөтенрусия татар авыллары Сабантуеның беренчесе Самар өлкәсе Гали авылында, икенчесе Чуашстанның Шыгырдан авылында һәм бу бәйрәмнең өченчесе Пенза өлкәсендә оештыру планга кертелгән, әмма төгәл кайсы авылда булачагы карарлаштырылмаган иде. Гыйнвар урталарында Пенза өлкәсенә баруыбызның максаты татар авыллары Сабантуеның быел төгәл кайсы авылда уздыруны тәгаенләү максатыннан булды, дип сүзен башлады Марс Тукай.

Ни өчен Бөтенрусия татар авыллары Сабантуе Урта Әләзәндә үтәчәк?

Марс Тукай
Марс Тукай
Марс Тукай сүзләренчә, Урта Әләзәнне башка авыллардан аерып торган беренче үзенчәлек - аның Русиядә урнашкан татар авыллары арасында иң зурысы булуында. Икенчедән, бу авыл үзенең милли, дини яшәеше, эшкуарлыгы, икътисади яктан алга киткәнлеге белән Русиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә танылган татар авылы исемен йөртә.

Шуңа күрә дә без мондый авылларның тормышы белән, милләттәшләребезне таныштырырга, андагы тәҗрибәләр белән уртаклашырга телибез, дип дәвам итте ул.

Татарстан вәкиллеген Пенза губернаторы кабул иткән

Мондый Сабантуйларга бик күп авыл җитәкчеләре килә. Әнә Гали һәм Шыгырдан авылларындагы Сабантуйларга килгән милләттәшләребез дә бу авыллардагы күп кенә тәҗрибәләрне, үрнәк эшләрне күреп, үзләре яшәгән төбәкләргә, авылларга алып киттеләр, дип белдерде ул мондый Сабантуйларның татар халкына бик файдалы булуын бәян итеп.

Василий Бочкарев (сулдан икенче) Ринат Закиров (уңнан икенче) белән очраша
Василий Бочкарев (сулдан икенче) Ринат Закиров (уңнан икенче) белән очраша
Пенза өлкәсе сәфәре вакытында Татарстан вәкиллеге, татарлар белән очрашу белән беррәттән, Пенза өлкәсе түрәләре белән дә күрешкән. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны Пенза губернаторы Василий Бочкарев кабул иткән. Әлеге очрашуда Бөтенрусия татар авыллары Сабантуен Пензаның кайсы авылында уздыру мәслихәт булыр икән дигән фикер алышу нәтиҗәсендә Урта Әләзән авылы сайлап алынган.

Бу очрашу нәтиҗәсендә әле моннан берничә көн элек кенә Урта Әләзән авылы урнашкан Городище районында, Сабантуйны оештыру темасында зур гына киңәшмә үткәрелүе дә билгеле булды. Ягъни Пенза ягы Бөтенрусия авыл Сабантуена хәзердән үк ныклап хәзерләнә башлаган, дип тә өсти Марс Тукай.

“Сабантуй читтә оештырылса да ул татарның уртак бәйрәме”

Урта Әләзән бу Сабантуйның чыгымнарын берүзе генә капламаячак, Татарстаннан да берникадәр ярдәмнәр булачак, ди ул.

Гадәттә мондый Сабантуйларга Татарстанның билгеле бер районы да җәлеп ителә. Сценарийләр төзелә, сәнгать төркемнәре җибәрелә. Аннан соң Сабантуйның төп батырына җиңел машина бүләк итү дә Татарстан ягыннан каралган. Әмма шуны да әйтергә кирәк, очрашу барышында Пензаның татар эшмәкәрләре дә бу Сабантуйны оештырып чыгуга үзләренең кулларыннан килгәнчә өлеш кертәчәген әйттеләр, дип белдерде ул.

Урта Әләзәндә бүгенге көндә ун мәчет, мәдрәсәләр, берничә мәктәп эшләп килә.

Әңгәмәне, сәхифәнең уң як өлешендәге “тыңла” төймәсенә басып тулысынча аудиоформатта тыңлый аласыз.
XS
SM
MD
LG