Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйров Русиядә сайлауда хәрәмләшүләргә каршы чыгучыларны "халык дошманнары" дип атады


Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Русиянең Дәүләт думасына булган сайлау вакытындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп урам җыеннарын оештыручыларны "халык дошманнары" дип атады һәм үзеннән торса аларны хөкем итәр иде, диде.

Кисловодскида Русиянең көньягы халыклары җыены вакытында журналистлар сорауларына җавап биреп, Кадыйров, протест белдерүчеләрнең юлбашчысы Алексей Навальный - "кемгәдер
эшләгән акыллы, яхшы әзерлекле кеше", дип белдерде.

Алдагы президент сайлавы турында сөйләп, Чечня башлыгы премьер-министр Владимир Путинның инде беренче турда ук җиңәчәгенә ышануын әйтте.
XS
SM
MD
LG