Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Хаҗга бара алмый калучылар акчаларын кайтару өчен көрәшә


“Аэро-тур” вәкилләре хаҗга быел барып булачагына ышандыра

“Аэро-тур” вәкилләре хаҗга быел барып булачагына ышандыра

Башкортстанда узган ел бер төркем мөселманнар хаҗ кылырга бара алмый калган иделәр. Төрле югары даирәләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, хаҗ сәфәре өчен түләгән акчаларын ала алмадылар. Сәфәрне оештыручы “Аэро-тур” вәкилләре ул акчаларга хаҗга быел барып булачагына ышандыра.


Хаҗга бара алмый калучылар барлыгы 91 кеше. Алар арасында Башкортстан мөселманнарыннан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Свердлау һәм Чиләбе өлкәсе мөселманнары да бар. Алар 67 меңнән 103 мең сумга кадәр акча түләгәннәр. Яз айларында хаҗга бару 63 мең торса, вакыты җитәрәк ул 103 меңгә кадәр үскән. Әлеге төркем шул акчаларны кайтару өчен көрәшә. Зыян күрүчеләрнең берсе – Флүрә Габдрахманова шуларны сөйләде:

Флүрә Габдрахманова

Флүрә Габдрахманова

“Без, хаҗ сәфәренә барырга җыенучылар, тиешле вакытка һава аланында җыелырга сөйләшкән идек. Ләкин вакыт җитәрәк виза булмавы турында хәбәр иттеләр. Шуннан безне бер атна Уфаның Гуфран мәчетендә тоттылар. Уйлаштык-уйлаштык та, Мәскәүгә барып, илчелектән үзебез виза сорап карарга булдык, ләкин ул сәфәребез дә нәтиҗә бирмәде.

Акчаларны кайтаруда ярдәм сорап кая гына язмадык һәм мөрәҗәгать итмәдек. Русия һәм Башкортстан президентларына, республика прокуратурасына, тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Ләкин нәтиҗәләре булмады. Ә бит ул акчалар мөселманнарга җиңел юл белән кермәгән. Берәүләр мал асрап сөт-май саткан, икенчеләр яшелчә-җимеш үстереп, шулар белән сәүдә иткән. Шундый юллар белән гомер буе җыйган акчаларыннан мәхрүм булган мөселманнар ни эшләргә дә белми, беркемнең дә ярдәме тими”.

Әлеге эшкә хокук яклаучылар да алынды. Кеше хокуклары яклау оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов:

Леонид Чернов

Леонид Чернов

“Мөселманнар акчаларын кайтаруда ярдәм сорап мөмкин булган барлык оешмаларга, җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Без аларның проблемаларын өйрәнгәннән соң Русия президенты Дмитрий Медведевка һәм Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттек. Ни өчен Шәймиевкә дигәндә, ул – Русиядә абруйлы сәясәтче, аның сүзе үтә, шуңа без аңа да мөрәҗәгать итәргә булдык. Ә инде Башкортстан президентына килгәндә, аңа мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе булмады. Әллә мөселманнарга ярдәм итүгә Мәскәүдән курка, белмәссең”, ди.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе мөселманнар файдасына карар чыгарды. Ләкин ул утырышта хаҗ сәфәре оештыручы “Аэро-тур” кампаниясенең вәкилләре булмау сәбәпле, алар мәхкәмә карарын көченнән чыгаруны таләп итеп республиканың Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Югары мәхкәмәнең карары ничек булыр, әлегә билгеле түгел. Шулай, алданган мөселманнар үз хокуклары өчен көрәшүләрен дәвам итә.

“Аэро-тур” вәкилләре виза бирү белән шөгыльләнүчеләрнең Башкортстанга дигән визаларның бер өлеше Кавказга бирелүе белән аңлатты. Ә менә акчаларны кайтармау сәбәбен аңлатуны кирәк дип тапмадылар. Алар шул акчалар белән агымдагы елда хаҗга барып булачагын ышандыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG