Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Казанга татар рухы кайчан кайтыр?


Татар сәүдәгәре йорты (Рөстәм Ахунов фотосы)

Татар сәүдәгәре йорты (Рөстәм Ахунов фотосы)

Казанның Иске татар бистәсендәге кайбер агач йортларны төзекләндерергә вәгъдә итәләр. Һәрхәлдә моңа өмет бар. Шулай да, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы төзекләндерү турында комментар бирергә ашыкмый.


2011 ел азагында узган киңәшмәләрнең берсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсендәге агач йортларны һичшиксез саклап калырга кирәклеген ассызыклады. “Агачтан салынган йортлар туристларны һәм тарихчыларны җәлеп итә һәм әлеге кызыксыну ел саен арта торачак”, диде республика башлыгы.

Төзекләндерү һәм яңадан төзү эшен (йортларның зур өлеше инде җимерелгән – аларны торгызу мөмкин түгел) Рөстәм Миңнеханов Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырды. Министрлык карамагына Арча, Саба, Яшел Үзәндә агач эшләре белән шөгыльләнүче берничә оешма керә. Аларда эшләүче осталар тарихи биналарны фоторәсемнәр, эскизлар һәм сакланып калган проектлар буенча торгыза ала. Бер дә гаҗәп түгел: ул осталарның күбесе – авылда туып үскән, балта эшләре белән дус кешеләр.

Тик урман хуҗалыгы министрлыгында төзекләндерү эшләре кайчан башланачагын әле һаман әйтә алмыйлар. “Безнең министрлыкка барлыгы сигез йорт тапшырылды. Тик эшне кайчан башларбыз – үзебез дә белмибез. Чөнки ул йортларның документлары әле әзер түгел. "Белгечләребез бар, алар тарихи йортларны тиешле рәвештә торгыза алачак”, дип сөйләделәр “Азатлык” хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Беренче чиратта Каюм Насыйри урамы, 24 һәм 26 һәм Габдулла Тукай урамы, 72 йорт адресы буенча урнашкан биналарны һәм Шиһабетдин Мәрҗани йортын (К.Насыйри урамы, 10нчы йорт) төзекләндерү күздә тотыла. Шулай ук, Казанның Киров районындагы Гладилов урамында бер бина да торгызылачак. Ул кайчандыр сәүдәгәр Алафузовлар милке булган.

Биналар төзекләндерелгәннән соң, аларда Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмалар урнашачак.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары Радик Салихов фикеренчә, төзекләндерәсе йортлар дөрес сайланган.

"Әл-Мәрҗани” мәчете күп кенә туристик маршрутларга кертелгән. Туристлар Каюм Насыйри урамына мәчетне карарга дип килә. Ә мәчет тирәсендә бернәрсә юк. Шуңа күрә әлеге урамда урнашкан 10, 24 һәм 26 йортларның төзекләндерелүен хуплыйм. Бу районда, ниһаять, татарның тарихи панорамасы барлыкка киләчәк дип өметләнәсе килә”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Салихов.

Агач йортларны, гадәттә, авылдан Казанга күченеп килгән һәм байый алган татар сәүдәгәрләре салдырган. Алар татар йортларына хас бизәкләрне шәһәрдәге яңа йортларында да кулланган. Ягъни, шәһәр шартларында татар мәдәниятен визуальләштергән. Радик Салихов шундый фикердә тора.

“Габдулла Тукай урамы 72 йортта урнашкан Бәхтиев йортын төзекләндерү дә бик урынлы. Ул Юнысов мәйданында тора. Ә Юнысов мәйданы хәзер буп-буш. Биредә бер Шамил йорты гына сакланып калган. Мәйданның архитектура ансамблен торгыза алсалар, Иске Татар бистәсенә янә җан керәчәк”, ди Салихов.

XS
SM
MD
LG