Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46

Күптән түгел Магадан шәһәренең имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов Бөтендөнья татар конгрессында булып киткән иде. Аның белән Гөлназ Шәйхи күрешеп сөйләште.


– Хәлим хәзрәт, Казанга килүегезнең максаты нидән гыйбарәт?

– Туган якка кайтуымның төп сәбәбе – читтән торып укуымны тәмамлау. Мин Казан авиация институтында укый идем. Тиздән дәүләт имтиханнарын тапшырам. Казанга кайтканмын икән, әлбәттә инде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына кереп безнең белән һәрвакыт элемтәдә торучы хезмәткәрләрне күреп, Ринат Закиров белән очрашып, үзебездәге вазгыятьне сөйләп, сәламнәр тапшыру да. Татарстанның диния нәзарәте белән дә яхшы мөгамәләдә яшибез, алар белән дә аралашып, милләттәшләребезнең сәламнәрен җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм.

– Туган якларга кайттым дидегез, чыгышыгыз белән кайсы җирлектән?

– Мин Чистай районы Татар Баганалысы авылыннан. Дүрт ел элек Казанда Русия Ислам университетын тәмамлагач, Магадан шәһәренә эшкә киттем.

– Ерак Көнчыгыштагы Магадан каласына ничек барып чыктыгыз? Чакырдылармы, җибәрделәрме?

– Ислам университетын тәмамлагач, диния нәзарәтенә чакырып, безгә Ерак Көнчыгыштагы Находка шәһәренә, Магаданга китәргә яки чит илгә барып белем алуны дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Мин уйладым да, алган белемемне кулланырга дип тәвәккәлләп Магадан шәһәренә киттем.

– Магадан якларында күпме татар яши, нинди эшләр башкарасыз? Шул турыда да сөйләп китегез әле?

– Магадан өлкәсендә өч меңгә якын милләттәшебез яши. Шәһәребездә “Алтын ай” дигән татар-башкорт оешмасы бар. Аның җитәкчесе Рафаэль Фатыйхов. Аның әти-әнисе Татарстаннан. Үзе ул Магаданда туган. Рафаэль бик тә милли җанлы егет, эшкуар, бүгенге көндә шәһәр думасы депутаты.

“Алтын ай” оешмасы халкыбызны берләштерә. Шулай ук, дини оешмабыз да бар. Без милли һәм дини бәйрәмнәребезне бергәләп матур итеп үткәрәбез. Магаданда узган ел Сабантуй егерменче тапкыр уздырылды. Халык бик теләп милли чараларда катнаша. Әлбәттә, туган телне онытучылар да күп.

Без оешмада татар телен өйрәнү курсларын оештырып җибәрдек. Аны мин үзем алып барам. Шулай ук гарәп телен дә, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәбез. Өлкәннәр дә, яшьләр дә киләләр. Туган телне, милли һәм дини йолаларны, гореф-гадәтләрне белергә тырышалар. Булган мөмкинлектән файдаланып калырга тырышалар.

– Хәлим хәзрәт, проблемасыз җир юк. Сез менә дүрт ел туган җирдән еракта, башкарак мохиттә яшисез. Анда яшәеш белән яхшы таныш. Сездә Магаданда яшәүче милләттәшләребездә катнаш гаиләләр, телне, милли йолаларны белмәү сәбәпле, татарлык югалыр дигән куркыныч юкмы?

– Дөрес, проблемасыз җир юк. Катнаш никахлар күп. Бу очракта инде татар теле онытыла. Шунысы борчый. Дин ягы да әле аякка гына басып килә. Мин килгәнче бары тик дин белән генә даими шөгыльләнүче кеше булмаган. Хәзер, Аллага шөкер, намазга йөрүчеләр артты. Туган телне өйрәнергә теләүчеләр күбәйде. Болары әлбәттә, куандыра. Безнең бүгенге көндә төп максатыбыз – мәчет төзү, Аллаһ боерса. Магадан шәһәрендә бер мәчет тә юк. Безнең, алда телгә алганымча, ике оешмабыз бер түбә астында. Җыелыр урыныбыз бар. Ураза, Корбан гаетен дә шунда үткәрәбез, шунда укыйбыз да.

– Мәчет салырга планлаштырабыз, дидегез. Бу эштә сезгә андагы җирле хакимият ярдәм итәчәкме яки сез бай татарларыбызның көченә генә ышанасызмы?

– Безнең мәчет салырга урыныбыз бар, ләкин әле төзелеш башларга рөхсәтебез юк. Быел рөхсәт алырбыз дип ышанабыз, Аллаһ теләсә. Без инде татар-башкортларга таянабыз, булышырлар дип өмет итәбез. Җирле хакимияткә дә зур өметебез. Татарстан да ярдәменнән ташламас дип ышанабыз.

– Сез, гомумән, андагы җирле хакимиятнең ярдәмен сизәсезме?

– Әлбәттә. Алар безгә грант формасында ярдәм итәләр. Бәйрәмнәр оештырганда матди ярдәм күрсәтәләр, үткәргән чараларыбызда катнашалар.

– Хәлим хәзрәт, Сез яшь кеше, гаиләгез, нәни кызыгыз бар. Тормыш булгач, аның акчасы да бик кирәк. Имамга дип хезмәт хакы каралмагандыр? Сезгә матди яктан кем ярдәм итә?

– Мине эшкә чакыручы кеше, инде телгә алынган милләтпәрвәр шәхес – Рафаэль Фатыйхов. Ул миңа торак мәсьәләсен хәл итүне дә, хезмәт хакын да вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды, рәхмәт.

– Татарстаннан бик еракта яшисез, гел кайтып-китеп тә булмый. Вакыт арасы да шактый – сигез сәгать. Магаданга китүегезгә үкенмисезме?

– Юк, бер дә үкенмим. Үзем өчен күп күп әйберләр күрдем. Андагы мөселманнарга да минем ярдәмем тиядер дип уйлыйм. Кулымнан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышам. Ләкин сагыну бар. Бераз анда эшләгәч, туган якларга кире кайтырга дигән теләк бар. Алдагысын Ходай күрсәтер.

XS
SM
MD
LG