Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әл-Җәзирә”: “Russia Today” - пропаганда коралы


"Russia Today" Русия-Грузия сугышында рәсми дәүләт телевидениеләре белән беррәттән Грузияне геноцидта гаепли
"Russia Today" Русия-Грузия сугышында рәсми дәүләт телевидениеләре белән беррәттән Грузияне геноцидта гаепли
Катарның “Әл-Җәзирә” телевидение каналы Русиянең инглиз телле “Russia Today” телевидение каналын Кремльнең пропаганда һәм салкын сугыш коралына әверелүдә гаепли.

«Russia Today” турында Ана де Сауса әзерләгән бу тапшыруда телевидение каналының Көнбатыш һәм андагы проблемнар турында әзерләгән язмалары Русиянең үзендәге мөһим вакыйгалар турындагы язмалар белән чагыштырыла.

Мисал өчен, Греция, Британия, АКШтагы протест чаралары турында тәфсилләп сөйләгән “Russia Today” узган декабрь аенда Русиянең үзендә үткән зур протест җыеннарын кечерәйтеп күрсәтергә тырышкан.

Совет чорында Мәскәүнең төп пропаганда коралы “Правда” газеты булса, 2005 елда Кремль яңадан хәбәрләр кәсебенә әйләнеп кайтканда “Russia Today” каналын оештырды, ди “әл-Җәзирә” алып баручысы.



“Russia Today” башка халыкара телевидение каналлары белән көндәшлек итү һәм Русия карашларын чагылдыру өчен булдырылды. Хәзер бу канал инде испан һәм гарәп телләрендә дә сөйли башлады.

“Әл-Җәзирә” күрсәтүенчә, “Russia Today” Вашингтонны һәм Көнбатышны каты тәнкыйтьләп килә, яшерен сүз берләштерү теорияләре турында искиткеч хәбәрләр тарата, һәм хәзер ул Русиядә чынлыкта булган хәлләрне яктыртырга түгел, ә салкын сугышны яңартып җибәрергә тырыша.

Тапшыруда медиа белгече Анна Качаева “Russia Today”ның декабрьдәге протест җыеннарын күрсәтми чарасы юк иде, чөнки аны барлык башка Көнбатыш каналлары күрсәтте. “ВВС” каналы да күрсәтте, “Euronews” та күрсәтте, “CNN”да күрсәтте. Ә “Russia Today” кайда? Шуңа күрә алар күрсәтергә мәҗбүр иде”, ди.

Шул ук вакытта “Russia Today” Мәскәүдәге протест җыеннарының әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтте, ә хакимиятне яклаучы кечкенәрәк митингларга исә аеруча зур әһәмият бирде.

Көнбатыш илләрендә, бигрәк тә Британия, Греция һәм Кушма Штатларда булган протест чаралары исә ел буе бик җентекле яктыртылып килде.

“Әл Җәзирә”гә интервью биргән журналист Алексей Ковалев: «Берәрсе Русиядә халык ризасызлык белдерә, димәк нәрсәдер дөрес эшләнми дип әйтсә, “Russia Today” шунда “юк, карагыз, Америкада тагын да начарырак” дип җавап бирә”, ди.

Люк Һардинг
Люк Һардинг
Британиянең “The Guardian” газеты хәбәрчесе Люк Һардинг “Russia Today”да Төньяк Кавказ сугышы турында чынбарлык, Русия иминлек хезмәтләре турында язмалар күрсәтелмәвенә, Владимир Путинның күпме акчасы булуы турында сүзләргә урын бирелмәвенә игътибар юнәлтә. “Русиядә чынлыкта ни булганын белергә теләсәң, башка каналга күчәргә тиеш буласың”, ди Һардинг.

Икътисадчы Эд Лукас исә “Russia Today” Көнбатыштагы һәртөрле протест чараларын, җитешсезлекләрне бик ярата, “Russia Today”ның асылы Көнбатышка каршы чыгудан гыйбарәт ди. “Russia Today” үзен Көнбатышка Русияне яхшы яктан күрсәтүче итеп танытырга тырышса да, чынлыкта ул Көнбатышка карата тәнкыйть дулкыны яудыру белән шөгыльләнә, ди Лукас.

Аның әйтүенчә, Русиягә багышланган тапшыруларда илдәге мөһим проблемнарга күз йомыла, этләр-песиләр турындагы язмалар кебек вак-төяк белән күзгә төтен җибәрелә.

Маргарита Симоньян
Маргарита Симоньян
“Russia Today”ның баш мөхәррире Маргарита Симоньян Русиядә демократия таләп итүче протест чараларына карата битараф булмавын Twitterдагы язмасында ачыктан ачык белдерә. “Хакимияткә протест белдерүче яшьләр шуңа да яшьләр инде алар. Мин үзем дә шундый идем. Ә менә аларны һаоска һәм көч куллануга алып баручы өлкәннәр тәмугта янсын” дип яза Симоньян.

Һардинг мондый янаулар заманча медиа чарасын җитәкләүче ысулын түгел, ә “иске совет аппаратчикларын” хәтерләтә ди. Аның фикеренчә, Путин президентлыгы чорында Кремль пулында булган Симоньян 25 яшендә шундый мөһим телевидениене җитәкләүне үзенә тапшыручыга битараф булып кала алмый, шуңа күрә вакыйгаларны да тарафсыз рәвештә яктырта алмый.

Семоньян исә “Russia Today”ны пропагандада гаепләүчеләр мәгълуматны обьектив чыганаклардан алмый, дип җавап бирә.

Һардинг әйтүенчә, Кремльнең төп проблемы Көнбатышның да, Көнбатыш медиасының да ничек эшләвен аңлый алмау. Кремль “башка күпчелек проблемнарга җавап буларак кулланылган ысулны куллана, бу проектны да акчага күмә", ди Һардинг.
XS
SM
MD
LG