Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама - илгә һәм дөньяга


Обаманың Конгресстагы еллык чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

АКШ президенты Барак Обама Конгресстагы еллык чыгышында илдә керемнәрне гаделрәк итеп бүлешергә чакырды һәм "Гарәп язын" хуплады.

Киләсе елда яңадан сайланырга җыенучы АКШ президенты Барак Обама парламенттагы еллык мөрәҗәгатендә керемнәрнең тигез булмавы мәсьәләсен күтәрде.

Конгресстан телевидение аша бар илгә күрсәтелгән чыгышында Обама икътисадның һәркем өчен эшләргә тиешлегенә басым ясады.

Бу мөрәҗәгатьтә республиканнар бик нык каршы чыгып килүче, байлар өчен салымнарны арттыру таләбе дә яңгырады.

Икътисад аякка басып килә, әмма эшсезлек дәрәҗәсе әле дә 8,5 процент булып кала.

Күпчелекне республиканнар тәшкил иткән Конгресстагы чыгышында Обама “Йә без аз санлы кешеләр яхшы яшәүче, күпчелек очын-очка көч хәл белән ялгаучы ил булуга ризалашабыз, йә икътисадны һәркемгә гадел өлеш чыгарлык, һәркем бер үк кагыйдәләр белән эш итәрлек итеп торгызабыз”, диде.

“Бу демократ кыйммәтләр дә, республикан кыйммәтләр дә түгел, бу Америка кыйммәтләре. Без аларны торгызырга тиешбез”, дип өстәде Обама.

Аның әйтүенчә, икътисад 2007-2009 елгы төшенкелектән чыгып килә.

Демократ президентның “Мин каршылыкларга каршы чаралар күреп көрәшәчәкмен, мин бу икътисадны кризиска керткән элекке сәясәтне кире кайтару тырышлыкларына каршы торачакмын”, дигән сүзләре республикан конгрессменнарга төбәлгән иде.

Обама тагын бер мәртәбә миллионерлар гади эшчеләрдән азрак салым түләргә теш түгел дигән фикерен кабатлады.

Обама елына 250 мең доллардан азрак акча алучыларга салымнарны күтәрмәскә вәгъдә итте һәм елына бер миллион доллардан артык акча эшләүчеләр 30 процент салым түләргә тиеш диде.

Начар исәпләнгән кредитлар, ялган керемнәр белән көчсезләнгән икътисад чорына кире кайту булмаячагын белдерде АКШ президенты.

Ул шулай ук илнең финанс үзәге булган Уолл Стритны реформаларга чакырды.

Обама әгәр илгә файда китерерлек, лабороторияләрдә эшләрлек, үз кәсепләрен ачарлык чит ил яшьләренә ил ишекләрен киңрәк ачучы канун әзерләнсә, аны шунда ук имзалаячагын әйтте.

Халыкара сәясәт турында сөйләгәндә АКШ президенты Либия диктаторы Мөәммәр Каддафиның үлемен хуплады, Сүрия президенты Бәшәр Әсадны да аның көннәре санаулы дип кисәтте. Ул “Гарәп язы” идеалларын киләчәктә дә якларга вәгъдә итте.

Шулай да президент халыкара сәясәттә төп игътибарны Иран атом програмына юнәлтте. Кушма Штатлар Иранның атом коралы ясавына һәртөрле чаралар белән каршы торырга әзер һәм бу ил хөкүмәтенә чикләүләр белән басым ясауны дәвам итәчәк диде.

“Иранга карагыз. Иран атом програмы белән ничек эш итү мәсьәләсендә моңарчы бүленеп бәхәсләшеп килгән дөнья берләште. Хәзер Иран режимы тагын да көчлерәк изоляциядә, Иран җитәкчеләренә карата кырыс чаралар кулланыла һәм бу басым кимеми. Бернинди шик юк, Америка Иранның атом коралына ия булуына юл куймаячак. Моңа ирешү өчен мин бернинди ысулдан да баш тартмаячакмын”, диде АКШ президенты.

Шул ук вакытта ул Иран проблемын әле тыныч юл белән чишеп булуын әйтеп мондый чишелешкә өстенлек бирелүен белдерде.
XS
SM
MD
LG