Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

"Сайлаучылар Лигасы" "Бердәм Русия" белән сөйләшүләрдән баш тартты


Яңа гына төзелгән "Сайлаучылар Лигасы" "Бердәм Русия" фиркасе катнашында пәнҗешәмбегә билгеләнгән сайлауалды сөйләшүләрендә катнашудан баш таррты.

Әлеге очрашу булачагын Дәүләт думасы вице-спикеры Олег Морозов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, оппозиция көчләре, шулай ук белгечләр һәм "Сайлаучылар Лигасы" исемле ватандашлар берләшмәсенең сайлауалды очрашуында халык алдында ачык сөйләшүе халыкның сайлауларга ышанычын кире кайтара алыр иде.

"Сайлаучылар Лигасы" вәкиле Сергей Пархоменко очрашуда лигадан аерым кешеләрнең катнашу ихтималы бар, диде.

XS
SM
MD
LG