Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

25 елдан соң бәйгене оештыручылар аны туктатырга карар иткән. “Чара попсадан үсә алмады, яңа идея кирәк”, ди Фәрит Гыйбатдинов.

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең шура рәисе һәм “Урмай моңы” бәйгесен төп оештыручыларның берсе – Фәрит Гыйбатдинов Азатлык радиосына фестивальне ябу сәбәпләре һәм татар эстрадасы турында фикерләре белән уртаклашты.

Фәрит әфәнде, “Урмай моңы” бетә икән дип сөйлиләр?

– “Урмай моңы” быел 25нче тапкыр уза һәм без оештыру комитетында 25нче тапкыр уздырырбыз да шуның белән бу зур проектны ябарбыз дип килештек. "Урмай моңы" 25 елда үзенең максатына иреште. Киләчәктә яңа төрле формада үтәргә тиештер ул. Аның исеме “Урмай моңы” буламы, башка буламы, аның юнәлеше үзгәрерме, ансын киләсе елларда күрербез.

Шулай да ябылу сәбәбе нәрсәдә?

– 25 ел элек идеология башка иде. Төп максаты - Чуашстан җирендә яшәүче татар балаларын җырга тарту, эстрада җыры белән бик таныш булмаганнарны табып аларны барлау, укырга кертү, шулардан белгечләр ясарга тиеш идек. 25 ел эчендә андый яшьләрне таптык, күбесе укып чыктылар инде. Тагын бер максатыбыз бар иде - без инструменталь музыка һәм җанлы тавыш белән эшләргә тиеш идек. Ул чакта бит фонограмма һәм караокелар юк иде. Аннары сәхнәне плюсовка белән караоке басты. Бүген таләпләр башка. Әгәр без киләчәктә "Урмай моңы"н зурлап уздырырга телибез икән, чыгымнар зур булачак. Минемчә, ул бүгенге хәлендә туктап калса яхшырак та булыр иде.

Киләчәккә планннар бармы? Әллә барысы да финанслауга бәйлеме?

– Бөтен нәрсә дә финанска гына бәйле түгел. Аның идеясы булырга тиеш. Фәрит Гыйбатдинов

Фәрит Гыйбатдинов

Минем бер урында гына тыпырчынып торасым килми. Минем үсәсем килә. Бүгенге көндә фестиваль попса хәлендә генә калды. Ә бит эстраданың күп кенә стильләре, юнәлешләре бар. Рок, джаз, фолк юнәлешләре үсми. Никтер татар җырчылары гел попсага терәлеп алга таба үсми башлады. Шунсы гарьләндерә мине. Бәйгегә килүчеләр арасында төрле юнәлештә эшләүче кешеләр бик юк. Бәлки аларга Казан шулай тәэсир итәдер, “Татар җыры” конкурсы. Башка юнәлештәге бәйгеләрнең булмавы да гарьләндерә. Башка юнәлештә җырлаучы артистларыбыз бар, тик алар рестораннарда, бәлки клубларда әкертен генә җырлап яталар, киң таралыш ала алмыйлар. Киләчәктә бу бәйге үзгәрергә, аның матди нигезе дә башка булырга тиеш.

Моңарчы чыгымнарны кем түләде?

– Күп инде ярдәм итүчеләр. Чуашстан һәм Татарстан мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конргессы, әмма иң күп акча җирле иганәчеләрдән булды, спонсорлардан. 25 ел буена бу бәйге бик аз чыгымнар белән, халыкчан булып үтте. Килгән җырчыларны авылга гаиләләргә урнаштырдык, ул гаиләләр аларны үз хисабына кунак итте, ашатты-эчертте. Шулай үтте ул бәйге.

Соңгы елларда "Урмай моңы"нда Чуашстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә балалар катнашты. Ульян өлкәсе, Удмуртия, Самардан, шул ук Татарстанның районнарыннан. Аларның кайберләрләре өчен "Урмай моңы" сәхнәгә беренче баскыч булды, алар аннан илһам алып Казанга китте. Аларның, бәлкем турыдан -туры үз районнарыннан Казанга китәргә батырлыклары җитмәгән дә булыр иде. Шундый сәләтле балалар югалып калмасмы бәйге беткәч?

– Дөрес әйтәсез, бәйгене 25 ел үткәрүче буларак минем моңа йөрәгем әрни. "Урмай моңы" Урмай авылы кысаларыннан чыгып бүгенге көндә бик күп төбәктәге татарларның байлыгына әйләнде. Татарстанның район шәһәрләреннән дә безгә килеп дәрт табучылар, талантларын ачучылар булды. Бу яктан, билгеле, татар җырчылары өчен бу зур югалту булачак. Әмма киләчәктә аның урынына яңа бер проект булыр, дип уйлыйм. Авылларда клублар хәзер сәнгать учагы була алмый. Анда бер кеше эшли, нишли алсын? Безнең Чуашстанда берничә авылда сәнгать мәктәбе филиаллары эшли. Бу авылларда халкыбызның җырлары-биюләре яңгырап тора. 23 ел сәнгать мәктәбен җитәкләүче буларак та әйтә алам - сәләтле яшьләр күп, аларны таба белергә кирәк.

Бүгенге эстрада җырчыларының кайсысы үз иҗатын "Урмай моңыннан башлады"?

– Бик күп алар. Фәридә-Алсу дуэты, Мәликә, Эльвина, Игорь Дмитриев, Лилия Муллагалиева, Ульяннан Әлфия Рамазанова, Мәскәүдән “Айкай” төркеме, Резеда Вәлиева, үзебездән Илдус Шәйдуллин - барысы да бүгенге көндә татар эстрадасының популяр җырчылары. Алар барысы да "Урмай моңы" безнең өчен старт мәйданы булды, диләр. Алар һәрвакыт безгә җылы карашларын белгертеп торалар, шалтыратышып, сөйләшеп, күрешеп торабыз.

Быелгы бәйгегә кемнәр киләчәге билгелеме инде?

– Безгә гаризалар язучылар арасында Кытай һәм Кабарда-Балкардан катнашучылар бар. Мәскәү, Нижгар, Мәскәүдән, Удмуртия, Ульян, шулай ук үзебездәгеләр киләбез дип торалар. Бәйгенең беренче туры читтән сайлап алу булды, бәйгедә катнашырга теләүчеләр 10 февральгә кадәр үз җырларын һәм гаризаларын безгә җибәрә алалар. Комиссия аларны сайлап алып Урмайга чакырачак. Бәйгенең финалы 24-26 февраль көннәрендә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG