Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар интеллектуаллары Миңнехановны татар мәнфәгатьләрен якларга чакыра


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

“Җәдидчеләр клубы” берләшмәсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хатны клубның координаторы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков язган. “Сез татарларның үзләренең милли мәнфәгатьләрен яңадан якларга әзер булуын күрмисез”, ди яза галим.


“Татарстан элитасы соңгы айларда Русиядә барган зур үзгәрешләр Казанга хәтле барып җитмәячәк дип уйлый, ахрысы. Ләкин Татарстанда да иҗтимагый-сәяси вазгыять иртәме-соңмы үзгәрәчәк, чөнки республикада финанс яктан аякларында нык басып тора торган һәм җәмгыятьтә үзгәрешләр күрергә теләгән кешеләр катламы өлгереп җиткән инде. Моның өстәвенә этник фактор турында онытырга ярамый. Димәк, 2000нче елларда милли мәнфәгатьләре шактый кимсетелгән татарлар үзләренең хокуклары өчен яңадан көрәш башларга әзер”, дип яза Исхаков.

Көн кадагында торган милли мәсьәләләрнең берсе дә хәл ителмәгән. Татар иҗтимагый хәрәкәтенә бүген үз халкының тамырларыннан аерылмаган урта сыйныф вәкилләре кушылырга тора.

Татар халкының милли мәсьәләсе республиканың баюы белән генә хәл ителә алмый. Күпсанлы һәм катлаулы татар проблемаларын Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте кебек оешмалар да чишәргә сәләтле түгел. Чөнки аларның көчле финанс нигезләре юк. Татар проблемасын өр-яңа дәүләт структуралары төзеп кенә хәл итәргә мөмкин.

Милли вазгыятьне әнә шулай шәрехләгәннән соң, Дамир Исхаков турыдан-туры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп дәгъва белдерә.

“Сез икътисади һәм социаль мәсьәләләр хәл итүне төп бурыч итеп куеп, республика өчен иң мөһим булган татар даирәсе турында оныта башладыгыз төсле. Республиканы җитәкләгәч, Сез бөтен татар халкы белән дә җитәкчелек итә башладыгыз. Телисезме-теләмисезме, Сез милли мәнфәгатьләрне якларга мәҗбүрсез”, дип яза Исхаков.

Русия төбәкләрендә татар мәктәпләренең ябылуы гадәти күренешкә әйләнде. Казан федераль университетында татар мәгарифе килмешәк хәлендә. Русия ислам университетында татар теле һәм милли тарихка тиешле игътибар бирелми, ә университетны тәмамлаучылар – тормышка яраксыз кадимиләр. Татар матбугаты һәм кинематографиясе көчкә яши. Республика гаять бай булуга карамастан, милли мәдәнияткә тиеннәр генә бирелә. “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе – антиинтеллектуаль һәм провинциаль канал. Интернетта бер генә саллы татар сайты да юк. Дамир Исхаков санап чыккан проблемалар әнә шулар.

“Кызганыч, ләкин Сез дә, Рөстәм әфәнде, Сезнең даирәгез дә моңа тиешле игътибар бирми”, дип яза Татарстан башлыгына галим һәм өстәп куя: “Ризасызлык арта бара. Исегезгә төшерәбез: Мәскәүнең Болотная мәйданына нәкъ менә иҗади һөнәр вәкилләре чыкты. Әз генә этеп җибәрсәң, татар иҗтимагый массалары да шундый хәрәкәткә киләчәк”.

Исхаков фикеренчә, Миңнехановка Татарстандагы яңа иҗтимагый-сәяси вазгыятькә әзер булырга кирәк. Шуңа күрә ул аңа алдан уйлап эш итәргә һәм татар интеллектуаллары белән кичекмәстән элемтәгә керергә киңәш итә.

“Җәдидчеләр клубы” - Дамир Исхаков әйтүенчә, профессорлар, икътисадчылар, сәясәт белгечләрен берләштергән фикерләшү төркеме, ябык оешма.
XS
SM
MD
LG