Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

«Чикләрне танымаган хәбәрчеләр»: Русия матбугат иреге исемлегендә 142 урында


«Чикләрне танымаган хәбәрчеләр» оешмасы үзенең «матбугат иреге индексы» исемле еллык хисабын бәян итте. Оешма дөньяның төрле илләрендә мәгълүмат чараларына эшләргә киртәләр булу-булмауны, журналистларның иминлеген, мәгълүмат чараларына кагылган кануннарны тикшерә.

Элекке елларда кебек үк исемлектә беренче урыннарда Финляндия һәм Норвегия. Соңгы урыннарда авторитар режимлы Төньяк Корея, Төркмәнстан һәм Африканың берничә дәүләте.

Русия исемлектә 142 урында. Кайбер уңай үзгәрешләр булса да, «Чикләрне танымаган хәбәрчеләр» оешмасы белгечләре, Русиядә матбугат иреге тирәсендәге вазгыятьне “торгынлык” дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG