Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев оппозиция белән сөйләшергә әзер булганын белдерде


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Мәскәү Дәүләт Университетының журналистика факультеты студентлары белән очрашуда оппозиция белән, шул санда парламентка кермәгән оппозиция белән сөйләшүләргә әзер булганын белдерде. Русиядә хәлләрнең “экстремаль рәвештә” үзгәрүе мөмкин түгел, диде президент.

Алдагы президент сайлавында катнашмаячагы турында сөйләп, сәяси яктан моның мәгънәсе юк, диде Медведев. Киләчәктә ул сәясәттә калачагын әйтте.

Наркотик таратуда гаепләнеп 10 ел колониягә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Таисия Осипова эше турындагы сорауга Медведев аны ярлыкау мөрәҗәгатен тикшерергә әзер булганын белдерде. Михаил Ходорковский турында, Медведев, аңа билгеләнгән хөкем карары көчендә калганда, Ходорковский гаепле санала, президент берни дә эшли алмый, диде.

Журналист Олег Кашин турында сөйләп, президент, һөҗүм итүчеләр исемлеге билгеле булуын әйтте, әмма тикшерүгә авырлыклар тудырмас өчен тулырак мәгълүмат бирә алмыйм, диде.
XS
SM
MD
LG