Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин җанатарларга бушлай очуны вәгъдә итә


Владимир Путин футбол җанатарлары белән гайре-рәсми очрашуда
Владимир Путин футбол җанатарлары белән гайре-рәсми очрашуда

«Трансаэро» һава ширкәте, әгәр бушлай керосин бирелсә, премьер Владимир Путинның Русия футбол җанатарларын 2012 елгы Европа чемпионатына бушлай алып барырга әзер булуын белдерде. «Аэрофлот» та жанатарларны Польша һәм Украинада үтүче чемпионатка алып барырга ризалыгын бирде.


Халык ризасызлыгы арта барганда, президент сайлау алдыннан кыен хәлдә калган Путин узган атнакич футбол җанатарлары белән очрашуда аларга Европа чемпионатына бушлай бару мөмкинлеге вәгъдә иткән иде.

Президентлыкка рәсми намзәт булып теркәлгән премьер-министр җанатарларның очкыч билетларын арзанракка алу мөмкинлеге булдыруны сораган мөрәҗәгатенә җавап биреп: «Әгәр без «Аэрофлот»тан һәм «Трансаэро»дан реклама максатында сезгә очкычларны бушлай бирүне сорасак, алар фәкыйрьлеккә төшмәс дип уйлыйм», дигән иде.

Җанатларны Европага «Boeing-747» очкычы белән алып баручы һәрбер рейс «Трансаэро»га 100 мең долларга төшәчәк.

Җанатарлар белән бергә сыра эчкән Путин шулай ук футбол стадионнарында сыра сатуны кире кайтару мөрәҗәгате турында да «уйлап карарга» вәгъдә итте.



Оппозиция шунда ук Путинның җанатарларга бушлай очкыч бирү вәгъдәсен сайлаучыларны сатып алу гамәле дип атады һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров нигә мондый канун бозуга күз йома дип белдерде.

Сайлау алдыннан хакимиятнең акчалата юмартлыгы башка өлкәләрдә дә күзәтелә.

Русия армиясе лейтенантлары, аерым алганда Курил утрауларында хезмәт итүчеләр йөз сумнан артык хезмәт хакы алды. Бу турыда саклану министрлыгының социаль гарантия бүлеге башлыгы Анна Кондратьева белдерде.

Аның әйтүенчә, Төньяк флотта хезмәт итүче лейтенантларга 90 мең сумнан артык хезмәт хакы түләгәннәр.

Кондратьева шулай ук хәрби дәрәҗәгә һәм хәрби вазифага карап хезмәт хакларының 2,5-3 мәртәбә арттырылуын да әйтте.

Күптән түгел «Азатлык радиосы» Яңа ел алдыннан Казан дәүләт технология университеты студентларының да көтмәгәндә 50 мең сум премия алуын хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG