Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “Умырзая” ансамбленең элекке җитәкчесе хөрмәтләнде


Гафия Алеева “Умырзая” коллективына, кунакларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтә
Гафия Алеева “Умырзая” коллективына, кунакларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтә

Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбленең чираттагы концерт-кичәсе коллективның элекке җитәкчесе Гафия Алееваның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде. Чара тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды.


Узган ял көне Омскида “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбленең концерт-кичәсе булып узды. Әлеге чара ансамбльнең элекке җитәкчесе, сәламәтлеге какшау сәбәпле ел ярым элек яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булган Гафия Алееваның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде. Концерт коллективның визит карточкасына әйләнгән “Умырзая” җыры белән башланып китте.

Юбиляр белән таныштыру

“Умырзая” ансамбленә Гафия ханым 1995 елда килә, ике елдан соң коллектив белән җитәкчелек итә башлый. Аның җитәкчелегендә коллектив шактый зур уңышларга ирешә: концертлар белән өлкәнең күп кенә һәм күрше төбәкләрнең кайбер татар авылларында була, фольклор экспедицияләр оештыра, төрле төбәкләрдә оештырылган фестивальләрдә, сәнгать бәйгеләрендә катнаша, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә, өлкә һәм шәһәр күләмендә булган күп төрле чараларда катнаша.

Гафия ханым Омски шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятен дә җитәкли, Татарстан һәм башка төбәкләр белән булган элемтәләрне ныгыта, башкарган гамәлләре өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек була.

Өлкән буынга алмаш әзерләү белән дә шөгыльләнә Гафия ханым: “Дуслык йорты” каршында балалар студиясе төзи, аңа “Өмет” дип исем бирә, балаларны җырга, биюгә өйрәтә.

Әмма тормыш тискәре якларын да күрсәтә Гафия ханыма. 2010 елны ул инсульт кичерә, авыру аны урынга яткыра. Табибларның һәм гаиләсенең тырышлыгы бушка китми, Гафия ханымның ихтыяр көче зур булу да нәтиҗә биргәндер күрәсең – аның сәламәтлеге берникадәр яхшыра. Ул үзенең юбилеена багышланган кичәгә килә, таякка таянмыйча гына сәхнәгә чыга һәм тәбрикләүләрне аягүрә басып тыңлый алды.
“Кызыл Гвардия” мәдәният сарае директоры Ирина Лапшина тәбрикли
“Кызыл Гвардия” мәдәният сарае директоры Ирина Лапшина тәбрикли

Концерт-кичә барышында тәбрикләүләр

Тәбрикләүләргә килгәндә, беренчеләрдән булып Гафия ханымны “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре тәбрикләде. Аннары шәһәр милли-мәдәни мохтариятенең яңа җитәкчесе Тамир Алимбаевның рәхмәт хаты укылды, бүләкләр тапшырылды.

Рәсми даирәләрдән дә тәбрикләүләр булды. Өлкә мәдәният министрлыгының милли оешмалар белән эшләүче бүлегенең баш белгече Наталья Рыбакова мәдәният министры Владимир Телевнойның котлау хатын тапшырды.
Өлкә мәдәният министрлыгы хезмәткәре тәбрикли
Өлкә мәдәният министрлыгы хезмәткәре тәбрикли

Омскиның “Дуслык йорты”нан тәбрикләү белән бүлек мөдире Людмила Воронина һәм әйдәп баручы методист Татьяна Шиховцова килгән иделәр. Алар “Дуслык йорты” җитәкчелегенең “Рәхмәт хатын” тапшырдылар, Гафия ханымның эшчәнлеге югары бәяләнүе турында белдерделәр, аның һәр эшне җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә башкаруы турында сөйләделәр.

Гафия ханымның үз эшен белеп, яратып эшләве турында “Умырзая” ансамблен үз канаты астына алган “Кызыл Гвардия” мәдәният сарае директоры Ирина Лапшина да сөйләде. “Мәдәният сараена җитәкче булып килгәч, миңа иң элек “Умырзая” ансамбле турында сөйләделәр, аның мәдәният сараеның терәге булуы турында әйттеләр. Аннары мин Гафия ханым белән таныштым. Андый эшчән, тырыш җитәкче тагын бармы икән? Ул иртәдән кичкә кадәр эштә булды. Кая гына чакыру булмасын – берсүзсез барды. Бәлки аңа өенә кайтып, ял итәргә кирәк булгандыр, ә ул һаман да эштә, хәрәкәттә булды. Бәлки шундый тынгысыз йөрәкле булуы да аңа авыруга бирешмәскә, авырлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итәдер”, дип сүзен тәмамлады Ирина Лапшина.

Гафия апаларын туган көне белән “Өмет” студиясе балалары да тәбрикләде. Хәзерге җитәкчеләре Гөлфия Шәйхетдинова белән алар яңа җыр әзерләгән иделәр.
“Өмет” студиясе балалары чыгыш ясый
“Өмет” студиясе балалары чыгыш ясый

Гафия ханымның җавап чыгышы

Аннары сүз юбилярга – Гафия Алеевага бирелде. Күрсәтелгән хөрмәттән үтә дулкынланган Гафия ханым күз яшьләре аша кичәне оештыручыларга, тәбрикләүчеләргә һәм тамашачыларга тирән рәхмәтле булуын белдерде.

“Эштән киткәч, мин инде минем туган көнне хәтерләрләр яки бәйрәм кичәсе оештырырлар дип уема да алмаган идем. Минем өчен бу көтелмәгән хәл булды. Барыгызга да чиксез рәхмәтемне белдерәм. Миңа күрсәткән хөрмәтегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Тамашачыларыма икеләтә рәхмәтлемен. Без алар өчен эшлибез, сезнең зал тутырып килүегез – безне шатландыра, яңа очрашуларга өмет тудыра. Зур рәхмәт сезгә”, диде.
“Умырзая” коллективы, “Өмет” студиясе балалары, оештыручылар һәм кайбер тамашачылар
“Умырзая” коллективы, “Өмет” студиясе балалары, оештыручылар һәм кайбер тамашачылар

Тамашачы фикере

Концерт-кичә тәмамланганнан соң сәхнәгә чыгып, узган чарага карата фикерләрен белдерүчеләр дә булды. Фикер белдерүчеләр арасында Татарстанның Кукмара районыннан килгән Нурфия һәм Миннехәй Шакртяновлар да булды. Алар да концертны ошатып калулары, “Умырзая” коллективына рәхмәтле булулары турында белдерделәр.

Нурфия ханыма омскиларның авыр хәлдә калган милләттәшебезне онытмаулары, хөрмәт итүләре ошаган. “Сездә татарлар бердәм тоелды миңа”, дип сүзен башлады ул.

– Без үзебезнең Казаныбыз белән горурланабыз. Кайда гына булсак та, бөтен нәрсәне без Казан белән чагыштырабыз. Без бүген җирле коллективның концерт-кичәсендә булдык. Бу кичә безнең хисләрне әйләндереп ташлады, булган уй-фикерләрне үзгәртте. Миңа Омски, аның кешеләре икенче төрле күренә башлады. Мин үзем профессиональ концертларны күп күргән. Сезнең бу концертның тәэсир итү көче бөтенләй икенче.

Бездә концертлар, асылда, акча эшләү өчен оештырыла. Сезнең максатыгыз башка. Монда сез урыс төбәгендә күпме татарны җыйгансыз! Аларның йотлыгып караулары, тыңлаулары, алкышлары... Менә шундый тамашаны күзәтергә була иде бу концертта. Монда яшәүче татарлар өчен сөенеп утырдым. Алдагы буынга милләтебезнең мәдәниятен югары дәрәҗәдә җиткерүчеләр булу— үзе зур бәхет. Сез милләтебезне саклауда зур өлеш кертәсез дип саныйм.

Аннан соң концерт бик затлы, матур тегелгән костюмнар, артистларның чын күңеленнән башкарган җырлары. Болар барысы да милләтебезнең бизәге дияр идем. Бездә дә бит әле кайбер яшьләр үзләренең татарлыкларыннан оялалар. Биредә, руслар арасында яшәгән татар балалары үзләренең татарлыгыннан оялмыйча, сәхнәгә чыгып, биюләр күрсәтүе – үзенә күрә бер батырлык.

Концертны оештыручылар да чын милләтпәрвәрләр, бүгенге көннең геройлары дияр идем. Кешенең титаник хезмәтен бәяли белү – бөек сыйфат. Безнең Татарстандагы яшьләргә үрнәк бу, – дип сүзен тәмамлады Нурфия ханым.

Менә шундый уйлар, хисләр тудырган Татарстан кунаклары күңелендә “Умырзая” ансамбленең концерт-кичәсе.
Тамашачылар. Икенче рәттә сул якта - Нурфия һәм Миннехәй Шакртяновлар
Тамашачылар. Икенче рәттә сул якта - Нурфия һәм Миннехәй Шакртяновлар
XS
SM
MD
LG