Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов 2012 елны "Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы" дип игълан итте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "2012 елны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы" дип игълан итү турында фәрманга кул куйды. Бу фәрман бүгеннән үз көченә керә.

Татарстан хөкүмәтенә бер ай эчендә бу уңайдан быел үтәчәк чаралар, аларны оештыру вакыты һәм финанслау турында план әзерләргә кушылган. Президент республика районнары хакимиятләре һәм иҗтимагый оешмаларга Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үтәчәк чараларда актив катнашырга чакырган.
XS
SM
MD
LG