Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия премьер-министры Давоста “катгый чараларга” чакырды


Швейцариянең Давос шәһәрендә барган Дөнья икътисади форумында зур ширкәтләр җитәкчеләре һәм сәяси юлбашчылар Европаның бурыч кризисыннан чыгу юлларын эзли.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон бүген ясаган чыгышында Европа Берлеген «катгый чаралар» күрергә чакырды. Кечкенә үзгәрешләр белән генә бурычлардан чыгып булмаячак, дип өстәде ул. Кэмерон эш урыннарын булдыру һәм Европа Берлеге илләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен чаралар күрергә кирәк, диде һәм банкларга яңа салым кертүгә каршы чыкты.

Кичә чыгыш ясаган Германия канцлеры Ангела Меркель, Европа Берлегендә евро иминлеге өчен өстәмә сәяси оешмалар төзергә тәкъдим итте. Меркель Европаның финанс тотрыклыгы фондына акча түләүне арттыруга каршы чыкты.

Давостагы форумда президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бер төркем Татарстан вәкилләре дә катнаша.
XS
SM
MD
LG