Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билл Гэйтс СПИД фондына $750 миллион бирә


Microsoft ширкәте башлыгы Билл Гэйтс Давоста барган икътисади форумда чыгыш ясап, СПИДка каршы көрәш фондына $750 миллион бирәчәген белдерде.

Бу атнада СПИД, туберкулез һәм маляриягә каршы дөнья фонды җитәкчесе Мишель Казачкин, фондның акчаларын дөрес тотмауда гаепләүләр сүрәтендә вазифасыннан китүе турында белдерде.

Дөньяда ВИЧ чире һәм СПИД авыруына каршы көрәш өчен бүленгән акчаның дүрттән бер өлеше Женевада урнашкан әлеге фонд контролендә. Оешманың финанслары быел кыскартылды һәм 2014 елга кадәр өстәмә акча булмаячагы игълан ителде.

2006 елның августында Гэйтс бу фондка $500 миллион биргән иде.
XS
SM
MD
LG