Геннадий Зюганов милли сәясәтне бер җөмлә белән генә түгәрәкли: “Заработают масштабные программы защиты языка и культуры русского и всех народов России.” Ә ничек эшләп китәчәк, нинди күләмдә, тулы билгесезлек.
Владимир Путинның сайлау алды платформасы турында “Туган тел“ исемле Самар өлкә татар җәмгыяте әгъзасы Азат Надыйров фикере:
“Путинның язмасын җентекләп укып чыктым. Мине шикләндергән, аптырашта калдырган җирләр бар. Милли мәгарифтә хәл ителмәгән проблемалар бар һәм аларны хәл итәрмен дигән сүз юк. Мәктәпләрдә татар телебезне укытырга мөмкинлекләребез юк, яисә бик аз. Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә бирдермәү. Аз комплектлы мәктәпләрне бетерү. Балаларны салкыннарда автобусларда күрше авылга ташу. Татар телен укыту-укытмауны ата-аналар карамагына калдыру.
Димәк, Русия Конституциясенең 68нче маддәсендә күрсәтелгән хокукларны бер төркем кеше юк итә ала. Һәр халыкның тарихын, мәдәни мирасын үзләштерү нияте юк. Мин теләкләремне Путинга җибәрдем, Сез дә язсагыз иде”.