Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген дөньяда Һолокост корбаннарын искә алалар


67 ел элек 27 гыйнвар көнне совет гаскәрләре Освенцим концлагерен азат итте. Анда сугыш елларында бер миллионнан артык кеше үтерелде, аларның күпчелеге Европа илләреннән яһүдләр иде. БМО генераль ассамблеясы җыены карары белән 27 гыйнвар дөньяда Һолокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә.

Германия хөкүмәте һәм иҗтимагый оешмалар матәм чараларын уздыра.
XS
SM
MD
LG