Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан президенты халкына мөрәҗәгать итте


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев
Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев
Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев узган елның декабрь азагында чуалышлар булган Жанаозен каласында гадәттәнтыш хәлне 31 гыйнварга кадәр озайтмаска карар кабул итүен белдерде. Бу хакта ул бүген халыкка үз юлламасы белән мөрәҗәгатендә әйтте.

Жанаозендә көч куллану вакытында 17 кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды.

Назарбаев хакимиятләрне Жанаозеннән сабак алырга чакырды һәм хөкүмәткә кечкенә шәһәрләр өчен үсеш программасын булдырырга кушты. Әлеге программада социаль үсеш һәм төбәкнең икътисади үсеше каралган булырга тиеш, диде президент.

Тышкы сәясәт турында сөйләп, Назарбаев, Казакъстанның дөнья сәүдә оешмасына керү турында сөйләшүләр 2012 елда тәмамланачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG