Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Иранны сөйләшүләргә чакырды


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, Давоста дәвам иткән дөнья икътисади форумында чыгыш ясап, Иран белән көнбатыш илләре арасында сөйләшүләр яңартылырга тиеш, беренче адымны хәзер Иран ясарга тиеш, дип белдерде.

Иран һәм БМО Иминлек Шурасының даими биш әгъзасе – Русия, Кытай, АКШ, Британия, Франция, шулай ук Германия арасында атом программасы мәсьәлсен чишүгә багышланган сөйләшүләр бер ел элек туктап калды.

Халыкара атом энергиясе идарәсенең ноябрь аенда игълан иткән хисабында Иранда атом коралы җитештерелүенә дәлилләр бар, диелгән иде. Идарә башлыгы Юкио Амано белгечләрнең бу хисабына “колак салырга” киңәш итте. Бүген Тәһранга идарәнең яңа бер төркем күзәтүчеләре китте.
XS
SM
MD
LG