Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:43

Чаллыда Путинның 80% тавыш җыюын фаразлаучылар бар


Дамир Шәйхразиев: "Сайлаулар дөрес булмады һәм булмас та", ди

Дамир Шәйхразиев: "Сайлаулар дөрес булмады һәм булмас та", ди

Декабрь аенда Русия дәүләт думасына сайлаудагы хәрәмләшүләр турында күп сөйләнде. Сайлаудагы канун бозулар хакында әле дә әйтелеп тора. Бу уңайдан булган алдашулар хакында яңа мәгълүматлар да ишетергә мөмкин. Канун бозулар турындагы мондый фикерләр 4 март сайлавында кабатланмасын өчен, аңа киртә кую максатыннан әйтелә.


Сайлау якынлашкан саен, Русиядәге сәяси чараларга битараф булмаган кешеләр кайдадыр җыела, фикер алыша. Чаллыда шундый урыннарның берсе –ТИҮнең штаб-квартирасы. Иҗтимагый үзәкнең соңгы утырышында да алдагы сайлау хакында сөйләшү булды. Бирегә узган парламент сайлавында күзәтүче булган Венера Сакаева да килеп, узган сайлаудагы хәрәмләшүләр, алдашулар хакында сөйләде. Бу чыгышы белән ул 4 мартта булачак сайлау вазгыятен кисәтү, канун бозуларга юл куймас өчен бар тырышлыкларны куярга чакырды. Венера ханым шуларны сөйләде:

“2095нче сайлау урынына иртән үк без ике күзәтүче килдек. Чәй эчәргә дә бармадык, бәдрәфкә дә алмашлап йөрдек. Тавыш бирү беткәч, санадык, “Бердәм Русия”дә – 742 бюллетень, КПРФта –580. Калганнарын хәтерләмим. Тикшерү өчен “Бердәм Русия” бюллетеньнәрен тартып чыгардым. Анда “Яблоко”ныкы да, КПРФныкы да, башкаларныкы да бар иде. Мин кабат санатырга хокуклы идем. Санауны таләп иттем. Миңа башта чәй тәкъдим иттеләр, каршы килдем. Минем төп максатым да сайлауларда алдашулар буламы-юкмы икәнен белү иде. Беркетмәләр әзерләнде. Шунда минем ике баламны укыткан укытучы яныма килде, ярдәм ит, мине эштән куачаклар, ди. Риза булмадым. Бераздан беркетмәләргә катнашмавымны сорап, миңа акча, доллар тәкъдим иттеләр. “Юк, намусымны акчага сатмыйм, матди кыенлыкта яшәсәм яшәрмен, ләкин рухи яктан чиста булып калам”, дидем. Шунда ни эшләргә белмәделәр.

Кичке сәгать 8 дә эш бетте бит. Сәгать төнге 12 гә җитте. Сайлау кәгазьләре белән капчык ачык, имзалы беркетмәне генә шунда саласы бар. Канун бозу турында штабка шалтыраттык, килүче булмады. Төнге икенче яртыларда хата җибәрдек. Арыган килеш ниндидер бер бүлмәгә кергән идек. Шул арада беркетмә төзеп, эшен бетереп куйганнар. “Бердәм Русия”гә 742 урынына 1300 гә якын тавыш язганнар да, беркетмәне капчыкка салганнар. Без күренүгә, секунд эчендә участок әгъзалары ике полиция кешесе белән чыгып чаптылар.Кәрәзле телефонга йөгергәннәрен генә төшерә алдым. Бу вакытта янымда бер кеше дә калмаган иде инде. Көне буе эшләгән эшебез юкка чыкты. Карап торган җирдә әлеге фиркагә 400ләп тавыш өстәделәр. Ике көн элек кенә мине чакырттылар, шушы участок булган мәктәп мөдиренә карата җинаять эше ачулары, шаһит булып бару-бармавым белән кызыксындылар. Ни эшләргә дә белмим. Мин 44нче мәктәптә эшлим. Миңа басым башланды инде”.

Утырышта татар милли хәрәкәте активисты Дамир Шәйхразиев та сайлауларга мөнәсәбәтен белдерде:

“Безнең санап утырулар, күзәтүләр файдасыз. Аларның сайлауда эш алымнары бар инде. Шуңа сайлаулар дөрес булмады һәм булмас та. Сталинның сүзе бар: ”Хикмәт сайлаучыда түгел, санаучыда”, дигән. Аларның беркетмәләре алдан язып куелган. Безне теләсә нинди юл белән алдаячаклар. Иманым камил, Чаллыда тавыш Путинга 80%тан да ким булмаячак. Ләкин барыбер көрәшергә кирәк”.

Чаллы янәшәсендәге Тукай районында да узган сайлауда хәрәмләшүләр күренгән. Районның ТИҮ рәисе Вәлихан Җәләлетдинов сайлауда күзәтүче булган. Аның әйтүенчә, “Яблоко” кебек фиркаләр авылларда 10-15 әр тавыш алса да, беркетмәләрдә 1 тавыш итеп кенә күрсәткәннәр. “Хәзер халык гадел сайлауга ышанмый, алдан ук җиңүнең Путинга биреләсен фаразлый”, дигән сүзләрен җиткерде Вәлихан Җәләлетдинов.

Хәзерге вакытта Чаллы ТИҮе 4 февральдә Русия күләмендә президент сайлавына кагылышлы урам җыенына әзерлек белән мәшгуль.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG