Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горбачев: Русиядә референдум үткәрергә кирәк


Михаил Горбачев
Михаил Горбачев
Михаил Горбачев Русиядә конституциягә реформалар үткәрү һәм “хакимият вертикален” җимерү өчен референдум үткәрергә кирәк ди.

СССР-ның экс президенты бу хакта “Новая газета” сәхифәсендә басылган “Шулай итеп, халык референдумы!” дип аталган мәкаләсендә әйтә.

“Миңа Русиядә, тормыш таләбе белән конституцияне яңартуны үз өстенә алырдай, яңа, көчле демократик фирка барлыкка килүе күренеп тора”, дип яза Горбачев. Сәясәтче фикеренчә, моңа бер генә юл, ул да булса референдум. Референдумга бер генә - “Сез самодержавиены юкка чыгаручы һәм халык хакимиятен тәэмин итүче сәяси һәм конституцион реформаларны хуплыйсызмы”, дигән сорау куелырга тиеш, ди Горбачев.

Декабрь аенда дәүләт думасына сайлаудан соң Русиядәге вәзгыятьне җентекләп тикшерү Горбачевны референдум үткәрергә кирәк дип нәтиҗә ясарга этәргән.
XS
SM
MD
LG