Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда газ шартлап биш кеше һәлак булды


Башкортстанның Приютово авылында күп фатирлы йортта газ шартлап кимендә биш кеше һәлак булды. Алар арасында бер бала да бар. Бу хакта Русия тикшерү комитеты белдерә.

Һәлак булучыларның күпме булуы тикшерелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, шартлау нәтиҗәсендә йортның кат ара түшәмәләре җимерелгән. Каза сәбәпләре тикшерелә.

Башинформ, кирпечтән салынган ике катлы, 16 фатирлы йортта тарттырылган түшәм ясаганда газ баллоны кулланылган, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG