Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:43

Екатеринбурда Путинны яклап 15 мең кеше катнашында митинг узды


Екатеринбурда “Уралвагонзавод” эшчеләре оештырган митингта 15меңләп кеше катнашты.

Радиобыз хәбәрчесе белдерүенчә, бу чара рәсми рәвештә “хезмәт кешесен” яклау дип аталса да, чыгыш ясаучылар арасында Русия президентына намзәт Владимир Путинга теләктәшлек белдерергә чакыручылар да булган.

Митингка халыкны оештырып алып килгәннәр. Екатеринбурга Түбән Тагилдагы “Уралвагонзавод” эшчеләре генә түгел, Чиләбе һәм Пермь өлкәләреннән дә килгәннәр. Җыелганнар каршында “Любэ” төркеме концерт куйган.

Бу чарада катнашучылар 25 февральдә Мәскәүдә үтәчәк Русия күләмендәге митингка эшчеләр төркеме җибәрергә карар кылган.

XS
SM
MD
LG