Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Петербурда гадел сайлауларга теләктәшлек белдереп автойөреш узды


Петербурда оппозиция вәкилләре гадел сайлауларга теләктәшлек белдереп автойөреш уздырды. Берләшкән ватандашлар фронтының Петербурдагы бүлеге җитәкчесе Ольга Курносова “Интерфакс”ка, берничә дистә машина ак тасмалар белән шәһәр урамнары буйлап үтте, дип белдерә. Полиция башта автойөрешкә комачауларга теләгән, аннан соң машиналар кәрванын озатып йөргән.

Якшәмбе шундый ук чара Мәскәүдә дә узачак. Машиналарга ак тасмалар, ак шарлар бәйләп Садовая боҗрасы буйлап үтәргә җыеналар.

Социаль челтәрләрдә туган бу Ак боҗра идеясен әле күптән түгел генә оешкан “Сайлаучылар лигасы” иҗтимагый оешмасы да хуплады.

XS
SM
MD
LG