Accessibility links

Филлипиндагы җир асты елгасы – табигатьнең яңа могҗизасы


Филлипин көнбатышындагы җир асты елгасы табигатьтәге яңа җиде могҗизаның берсе дип табылды. Бу хакта бүген Манилада “табигатьнең яңа җиде могҗизасы” проектына нигез салучы һәм аның директоры швейцарияле Бернар Вебер белдерде.

Палаван вилаяте башкаласы Пуэрто-Принсеса елгасы дөньяда җир астында көймә йөри алырдай иң озын елга. Аның озынлыгы сигез чакрымнан артык.

“Табигатьнең яңа җиде могҗизасы” бәйгесен Швейцариянең коммерциясез “Яңа ачык дөнья корпорациясе” оештыра.
XS
SM
MD
LG