Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия: Иран эмбарго белән Европа берлеген куркыта алмаячак


Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле, Иран еврозонага нефть бирүне туктатырга җыенганга Европа берлеге үзен “почмакка терәттермәячәк”, дип белдерде. Европадагы ширкәтләр нефть өчен акча күчереп куйган инде.

Бүген Иран Европа берлегенә нефть сатуны туктату турында тавыш бирүне кичектерде. Иран парламентының энергетика комиссиясе башлыгы Әмәд Хөсәени сүзләренчә, бу хактагы канун өлгесе эшләнеп бетмәгән.

Шушы көннәрдә Европа берлеге 1 июльдән Ираннан нефть алу һәм Европада Иран үзәк банкы хиссәләрен туңдыру турында карар кабул иткәнгә, Тәһран үз чиратында, нефть бирүне туктатырга җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG