Ростуризм белдерүенчә, “Ланта-тур” ширкәте аша юллама алган мең ярымлап турист әлегә чит илләрдән кайта алмый. Аларның күпчелеге Тайландта. “Ланта-тур” үзенең эшчәнлеген туктаткан иде.
Ростуризмның халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Валерий Коровкин ИТАР-ТАССка, кичә чит илләрдән кайта алмучылар 2700 кеше иде, дип белдерде.
Кунакханәләргә түләүне вәгъдә иткән хатларны кабул итмәгәнгә Тайландка Ростуризм вәкиле җибәрелгән. Гадәттә сәяхәт ширкәтләре алдан кунакханәләр белән килешү төзи, аларга беркадәр акча күчерә дә, билгеле бер вакыттан соң гына ахыргача хисаплаша.
“Ланта-тур вояж” ширкәте февраль ахырына кадәр юлламалар саткан. Ростуризм, ширкәтнең финанс проблемнары булганга, сигез меңнән артык кеше зыян күрергә мөмкин, дип белдерә.